Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче Хәят Гомәр кызы Мухамованы гомеренең күркәм бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.

29 июля 2022, 08:14

1303

0

0

Зәй шәһәрендә яшәүче  Хәят Гомәр кызы Мухамованы гомеренең күркәм бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.

Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле туганыбыз Хәят Гомәр кызы Мухамованы гомеренең күркәм бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Гомерең буе гадел хезмәт белән, тормыштан тәм табып, якыннарыңа ныклы терәк, авырлык килгәндә таяныч булып яшисең. Син ярдәмчел, сабыр, киң күңелле кеше. Хезмәт юлың бушка узмаган, озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биреп, хөрмәт казандың. Абыебыз Госман белән балаларыгызга да үрнәк тәрбия бирдегез, тормыш юлында да тигез, матур итеп гомер кичерәсез. Киләчәктә дә исән-сау булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып яшәсәгез иде. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын.
Бәхет теләп һәркөн таңнар атсын,
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без телибез туган көнеңдә.
Телибез без сиңа олы бәхет,
Сөенечләрнең иң татлысын,
Сәламәтлекнең иң ныклысын,
Тормышның мул, тулы, затлысын!
Иң изге теләкләр белән Түбән Биштән Мөхәмовлар, Хәйруллиннар, Түбән Камадан Абрамовлар, Чаллыдан Нургалиевлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев