Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче Әкмалетдин Гыйльмулла улы Кашаповка 6 декабрьдә 70 яшь тулды.

06 декабря 2019, 08:10

882

0

0

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Күңел күгең һәрчак аяз, йөзең көләч, саулыгың ныклы булсын. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине. Әниебез белән бергә бәрәкәтле матур тормышта, балаларыгыз һәм оныкларыгызга куанып, бер-берегезгә терәк булып, тагын күп еллар безне сөендереп яшәгез.Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып, озак яшәргә насыйп булсын.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер итеп
Яшәвеңне генә телибез.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Наилә, балаларың, оныкларың һәм барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев