Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче Мария Алексеевна Мартемьянованың 17 августта 70 яшьлек юбилее булды.

20 августа 2021, 08:28

364

0

0

Зәй шәһәрендә яшәүче Мария Алексеевна Мартемьянованың 17 августта 70 яшьлек юбилее булды.

Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Мария Алексеевна Мартемьянованың 17 августта 70 яшьлек юбилее булды.
Кадерле әниебез, тормыш иптәшем, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз. Гомерең озын, мул, сыйлы, бәрәкәтле, шифалы булсын. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын, безне сөендереп, озын-озак гомер кичерергә насыйп булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әтиебез белән тигезлектә бәхетле гомер кичерүегезне телибез.
Котлы булсын юбилеең, әни,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Үтсен синең язың, көзләрең.
Җирдә кояш балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Шулай ук безнең кадерле кешеләребез – әтиебез Петр Фролович белән әниебез Мария Алексеевнаның бергә тормыш корып яши башлауларына 50 ел була. Әниебез әтиебез белән бергә матур, тату гомер кичереп, өч бала тәрбияләп үстерделәр, һәрберебезне олы тормыш юлына бастырдылар. Бүген алар балаларына, онык-оныкчыкларына куанып яшиләр. Шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Исәнлек, бәхетле көннәр генә телибез. Гаиләбез имин булсын. Тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын.
Безнең күңелләрне куандырып,
Парлы булып, матур торыгыз.
Якты маягыбыз булып балкып,
Җылы кояшыбыз булыгыз.
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз-кияүләрегез, улыгыз-киленегез, оныкларыгыз,
оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев