Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче Нурзия Вазыйх кызы Сабировага 7 декабрьдә 50 яшь тулды.

08 декабря 2017, 08:53

1013

0

0

Зәй шәһәрендә яшәүче Нурзия Вазыйх кызы Сабировага 7 декабрьдә 50 яшь тулды.

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, бүген - гомер агышыңның бер матур мәле, хатын-кызның акыл туплаган, иң күркәм чоры. Шушы шатлыгыңны уртаклашып, юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле,   ярдәмчел, сабыр холыклы син,  якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы, киң күңелле, ачык йөзле  булып кал.  Син яхшы тормыш иптәше,  яраткан әни дә.  Янәшәбездә синең кебек әниебез булу белән без чын-чынлап бәхетле. Киләчәктә дә тормышны яратып, әтиебез белән  шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Сиңа күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, балаларыңның игелекләрен генә күреп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Туар таңнар бары шатлыклар гына алып килсен, хәерле гомерләр көтсен сине.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың Рузилә, Роберт, киленең Зилә. Бу теләкләргә кода-кодагыең да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев