Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче Ольга Максимовна Романовага 2 гыйнварда 50 яшь тула.

29 декабря 2017, 10:03

1074

0

0

Зәй шәһәрендә яшәүче Ольга Максимовна Романовага 2 гыйнварда 50 яшь тула.

Кадерле яраткан туганыбыз Ольга, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең өчен дөньядагы иң якын кеше.  Сине күргәч, дөньялар түгәрәкләнеп, күңелләр үсеп  китә. Синең күңелеңнән игелек, нур, миһербанлылык бөркелеп тора. Авырлыклар, сынаулар  алдында каушап калмавың сокландыра. Һәр туар көнгә куанып,  елның һәр фасылына шатланып,  туганнарың, күршеләреңнең игътибарын, җан җылысын тоеп, озын-озак яшәргә язсын.  Гомер бәйрәмең күркәм, юбилеең  түгәрәк булсын. Без сиңа алдагы көннәреңдә дә рух ныклыгы, исәнлектә-саулыкта, бернинди кайгы-хәсрәт күрмичә, безне шатландырып кына яшәвеңне телибез.
Тормышыбыз матур һәм түгәрәк,
Көннәр якты, нурлы син барда.
Безнең өчен синнән кадерлерәк
Беркем дә юк дөньяда!
Без телибез сиңа бәхет-шатлык,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү –
Бәхет бит ул безнең өчен дә.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев