Зәй офыклары

Зәй шәһәрендә яшәүче Рәшидә Кәбир кызы Гыйльфановага 4 июльдә 70 яшь тулды.

Общее, 4 июль 2019 - 10:50
151
0
1

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән олы юбилеең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз.Ходай сине сау-лыктан аермасын, теләгән изге теләкләрең фәрештәләр ярдәме белән чынга ашсыннар. Киләчәктә дә бергәләшеп, бәла-каза күрмичә, сау-сәламәт булып, яңадан-яңа шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы белән, туганнарың янында, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез белән  тигез тормышта озын-озак итеп, бәхетле гомер кичерергә язсын.
Җитмеш яшь ул — картлыкның уртасы,
Гомер үтте, диеп уйлама.
Әткәй исән, балаларың янда,
Бәхетле син, әнкәй, дөньяда.
Синең кебек беркем яраталмый,
Оныкларың-багалмаларыңны.
Синең кебек беркем бирә алмый
Иркәләүне, сөю һәм назны.
Авырлыклар килсә, елмаясың,
Нур чәчә күзләрең көлгәндә.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың һәм оныкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: