Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче Светлана Васильевна Тихоновскаяга 28 апрельдә 50 яшь тулды.

28 апреля 2020, 10:10

360

0

1

Кадерле кызыбыз, туганыбыз, сине  чын күңелебездән  шушы зур бәйрәмең -  матур юбилеең белән котлыйбыз. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле,  ярдәмчел, сабыр холыклы булып, туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең син.  Яшьлектә сайлаган һөнәреңә  тугры калып, 30 ел бер урында хезмәт куясың. Синдәге күркәм сыйфатларны санап бетергесез. Авыр вакытларыңда бер дә зарланмыйсың, барысын да үзең җайлыйсың. Без – якыннарың өчен борчылып, ярдәм итеп яшәвең тормышыбызга ямь бирә.  Киләчәктә балаларыңның игелеген күреп, аларга сөенеп, тигез тормышта яшәвеңне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң барсын, йортыгызда нур балкып, шатлык-куанычлар белән тулып торсын.  Елларга баш бирмичә, имин яшәргә, бергә-бергә тату гомер кичерергә язсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән әти-әниең, туганнарың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев