Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәй шәһәрендә яшәүче табиб-анестезиолог-реаниматолог Илдар Малик улы Идиятовка 28 октябрьдә 70 яшь тулды.

29 октября 2021, 08:00

196

0

2

Зәй шәһәрендә яшәүче табиб-анестезиолог-реаниматолог Илдар Малик улы Идиятовка 28 октябрьдә 70 яшь тулды.

Кукмара районында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче, ярты гасырга якын табиб-анестезиолог-реаниматолог булып эшләүче Илдар Малик улы Идиятовның 28 октябрьдә күркәм юбилее - аңа 70 яшь тулды.
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Сине гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Сиңа озын гомер, сәламәтлек, куаныч-шатлыклар телибез. Ярты гасырга якын хезмәт юлыңда син күпме халыкның сәламәтлеге сагында торасың, үзеңне аямыйча, беркемне беркайчан кире бормыйча, Гиппократ антына туг-ры калып эшлисең һәм яшисең. Кадерлебез, без сине чиксез яратабыз һәм изге теләкләребезне җиткерәбез.
Игелекләреңә җавап кайтарырга
Әзер менә без дә – газиз балаларың.
Әни белән һәрчак сиңа юлдаш булсын
Яхшылыгы, матурлыгы дөньяларның.
Бергә-бергә яшик әле киләчәктә,
Юлларың була күрсен гел чәчәктә.
Изге хисләр әйтелеп һич бетми кебек,
Нинди генә теләк сиңа теләсәк тә.
Рәхмәт хисләре белән тормыш иптәшең Гүзәл, улларың Шамил, Илнар, киленнәрең Альбина, Луиза, оныкларың Әдилә, Алия, Фәридә һәм Әмир.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев