Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәйдә яшәүче авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Замир Зыятдин улы Гобәйдуллинга 4 декабрьдә - 75 яшь.

01 декабря 2017, 10:49

1288

0

0

Зәйдә яшәүче авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Замир Зыятдин улы Гобәйдуллинга 4 декабрьдә - 75 яшь.


Хөрмәтле Замир Зыятдинович! Сезне чын күңелдән мәртәбәле бәйрәмәгез - 75 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Гади авыл егетенең төрле эш башкарудан җитәкче дәрәҗәсенә кадәр үскән юлы соклануга лаек.  Сез гомерегезне изге эшкә - Икмәк язмышына һәм кешеләр белән эшләүгә багышлап, эшлекле сыйфатларга ия булуыгыз, эшне оештыра белүегез, хезмәттәшләрегез фикеренә игътибарлы, инициативалы, зирәк акыллы һәм гадел җитәкче булуыгыз белән  ихтирам-абруй казандыгыз. Сезнең районда эшләгән еллар - үзе бер бай тарих, яшь җитәкчеләргә матур өлге. Кайда гына хезмәт куйсагыз да, булсынга дип янып-ялкынланып җигелеп эшләдегез.
Юбилеегыз котлы булсын. Сезгә исәнлек-саулык, күңел көрлеге,  гаилә иминлеге, шатлык-куанычлар,  ният-омтылышларыгызны башкарып чыгарга җитәрлек сәламәтлек, рух ныклыгы, яшәү өчен көч вә кодрәт  телибез. Дәрт-дәрманыгыз кимемәсен, көч-егәрегез шулай ташып торсын.
Сезнең тормыш юлы -  матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт,  дибез Сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер – безнең горурлык.
Картаям дип һич тә кайгырмагыз,
Өлкәннәрдә - акыл-сабырлык,
Киңәш, ярдәм кирәк чакларда
Әле лә Сез бар үрнәк алырлык.
Тирән хөрмәт белән авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек идарәсе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев