Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәйдә яшәүче Гөлсәрия Сәет кызы Миннебаевага 17 мартта 60 яшь тула.

16 марта 2018, 09:46

996

0

0

Зәйдә яшәүче Гөлсәрия Сәет кызы Миннебаевага 17 мартта 60 яшь тула.

Кадерле апабыз! Сине чын күңелебездән матур бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз.  Син һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел, уңган-булган, тыйнак. Булганына шөкер итеп, һәр туган көнгә сөенеп яши беләсең. Хезмәттән тәм табып, кешеләрне, тормышны яратып яшисең. Син тырыш, гади, сабыр, ярдәмчел, кешелекле булуың белән безгә үрнәк. Кайгыларны да, шатлыкларны да бүлешүче туганың булу - безнең өчен олы бәхет.  Киләчәктә дә озак еллар исәнлектә-саулыкта, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын. Бүгенгедәй яшь, күтәренке күңелле булып кал.
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Бәхеттә дә, шатлыкта да кеше,
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән сеңлең Рәфисә,
киявең Таһир. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев