Зәй офыклары

Зәйдә яшәүче Ильфера Мәгәриф кызы Сөләймановага 2 мартта 55 яшь тула

Общее, 1 март 2019 - 08:55
236
0
0

Кадерле тормыш иптәшем, газиз әниебез, яраткан әбиебез, сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Син олы йөрәкле, сөйкемле, ачык мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше! Без һәрчак синең белән горурланабыз һәм сине бик яратабыз. Әтиебез белән йортыбызның нуры, тормышыбыз терәге, таянычы булып тагын озак еллар бергә-бергә яшәргә насыйп булсын иде. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып, имин яшәргә язсын. Сиңа  исәнлек-саулык, бәхет-шатлык,  күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә-сүрелмичә,  без – балаларыңа яшәеш чыганагы булып, әтиебез белән тигез озын гомер кичерүегезне телибез.  Туачак ал таңнарың шатлык белән башлансын, киләчәк һәр көнең бәхет алып килсен иде. Шушы якты көннәрдә, зәңгәр аяз күкләрдә сикәлтәсез гомер сукмагында атларга язсын Ходай.
Тормышыбыз матур һәм түгәрәк,
Көннәр якты, нурлы син барда.
Безнең өчен синнән кадерлерәк
Беркем дә юк, әни, дөньяда!
Гомерең матур узсын, әни,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.
Йөзең һаман аяз, көләч булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Данил, улларың Артур, Айдар, киленең Миләүшә, оныкларың Диләрә, Солтан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: