Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәйдә яшәүче Ильяс Әхсән улы Хисмәтуллинга 26 ноябрьдә 55 яшь тулды. Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтибез, сине олуг юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз!

26 ноября 2020, 14:21

186

0

0

Чын кеше булып яшәр өчен җирдә  
Кирәк акыл, кирәк зирәклек.
Ә бит сиңа Ходай туган да ук  
Бар сыйфатны биргән җитәрлек.
Матурлыкны сиңа мулдан салган
Һәм өстәгән олы батырлык.
Гомер юлларыннан сыгылмыйча,
Чын кеше булып атлап барырлык.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Гаиләбездә булсын бөтенлек.
Без телибез сиңа чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек!
Киләчәктә дә үзең тәрбияләп үстергән, югары белем биргән, үзең кебек көчле рухлы, пакь күңелле балаларыңның  игелекләрен күреп, сәламәт булып, тигез тормышта, бүгенгедәй бәхетле булып яшәргә язсын. Безнең өчен һәрчак үрнәк син, терәк син, кирәк син!
 Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Алсу, Казанда яшәүче кызың Чулпан,  Чаллы шәһәрендә яшәүче улың Булат  гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев