Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәйдә яшәүче Таһир Самат улы Гатиятуллин 3 сентябрьдә 60 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.

04 сентября 2020, 08:21

219

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз.  Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, моннан 60 ел элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. Гомерең буе гадел хезмәт белән, тормыштан тәм табып, гаиләңне җил-яңгырдан саклап, якыннарыңа ныклы терәк, авырлык килгәндә таяныч булып яшисең.  Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык  белән
Килеп торсын иде көткәне.
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән тормыш иптәшең Рәфисә, улың Ринат, кызың Гөлшат, киявең Женя һәм оныкларың  Дилара белән Руслан. 7

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев