Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Котлаулар

Зәйдә яшәүче Замир Зыятдин улы Гобәйдуллинга 4 декабрьдә 75 яшь тула.

01 декабря 2017, 10:40

1135

0

0

Зәйдә яшәүче Замир Зыятдин улы Гобәйдуллинга 4 декабрьдә  75 яшь тула.

Әтиебез гомерен авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләп,  җитәкче урыннарда эшләп,  намуслы хезмәте, тырышлыгы белән ихтирам һәм абруй казанды. Узган хезмәт юлын якты өлге итеп алырлык, күпләргә үрнәк булырлык зат ул.  Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелдән 75 яшьлек юбилеең белән  котлыйбыз.  Әни белән сез ул һәм кызыңа тәрбия һәм югары белем биреп, олы юлга озаттыгыз. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Безгэ үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа.  Балаларыңны игътибарың белән урап, күңелең яктылыгын биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшисең. Оныкларыңа сабырлыгың, кешелеклелегең, гаделлегең , хезмәт сөючәнлегенең белән үрнәк син.
Олуг юбилеең мөбарәк, гомер юлың сикәлтәсез һәм куанычлы булсын. Йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәрәкәтле  тормыш,  сәламәтлек телибез. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Изге теләкләр белән Дамир-Эльвира, Айрат-Альбина, оныкларың Әмирә, Әминә, Динара. Бу теләкләргә Рәисә Рәхимҗановна да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев