Зәй офыклары

Зәйдә яшәүче Земфира Фирдәвес кызы Рәхимовага 24 июльдә - 65 яшь.

Общее, 23 июль 2020 - 09:43
100
0
0

Кадерлебез, сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Син якты йөзле, киң күңелле, игелекле булуың белән барыбызны да үзеңә тартып торасың. Тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең. Шундый гади, эчкерсез, киң күңелле булганың өчен рәхмәт сиңа. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен,  туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Алдагы көннәреңдә дә    ныклы сихәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез гомер насыйп итсен. һәр көнгә куанып, бәрәкәтле, имин тормышта яшәвеңне телибез. Балалар, оныклар белән нигезебез тулып, гөрләп, гаилә бәхете учагы гел балкып торсын.
Алда әле сине тыныч картлык көтсен,
Гел шатланып яшә дөньяда.
Без бәхетле, таянырлык кеше,
Кадерлебез тик син булганга.
 Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Габдерәүф, улларың: Илнур, Илсур, киленнәрең: Алсу, Ландыш, оныкларың: Әдель, Эмиль, Вилдан, Лия.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: