Зәй офыклары

Җанлы коридордан ветераннар атлады

Җиңү бәйрәмнең төп өлеше Зәйдә Крупская урамы буйлап узучы парад белән башланып китте. "Барлык ветераннарга Дан!" дип исемләнгән җанлы коридор өлкән буынга хөрмәтле булуны искәртте. Инде санаулы гына калган сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт белән шәһәребез мәктәпләрендә белем алучы кадет, спорт, төрле хәрби-патриотик юнәлешләрдә эшләүче сыйныфлар, гадәттән тыш хәлләр,...

Җиңү бәйрәмнең төп өлеше Зәйдә Крупская урамы буйлап узучы парад белән башланып китте. "Барлык ветераннарга Дан!" дип исемләнгән җанлы коридор өлкән буынга хөрмәтле булуны искәртте. Инде санаулы гына калган сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт белән шәһәребез мәктәпләрендә белем алучы кадет, спорт, төрле хәрби-патриотик юнәлешләрдә эшләүче сыйныфлар, гадәттән тыш хәлләр, полиция хезмәткәрләре, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән ир-егетләребез отрядлары честь биреп үтте. Ерак әби-бабаларының портретларын тоткан балалар, зурлардан торган " Үлемсез полк" үткәндә ирексездән күпләр яшьләрен сөртте. Хакимият каршындагы мәйданнан "Азатлык китерүче солдат" һәйкәленә кадәр сузылган "Барлык ветераннарга Дан!" дип исемләнгән җанлы коридор уртасыннан махсус җиһазландырылган машиналар, данлы елларны хәтерләткән техника узды. Соңыннан мөхтәрәм ветераннар мәктәп укучылары котлавы астында "Мәңгелек ут" янган мәйданга юл алды. ( фотоларны түбәннән карагыз)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
  • 13 ноября 2017 в 10:45
    Безнекеләр булдыра!
    Студентлар хезмәт отрядлары республика фестивале тәмам. Хезмәттә дә, актив яшәү рәвеше алып баруда да алдынгы булган яшьләребезне туплаган әлеге фестиваль быел аеруча үзенчәлекле узган.
    46
    0
    1
Реклама
Видео яңалыклар