Зәй офыклары

27 апрель – 3 майга йолдызлар фаразы

Кучкарлар (21.03-20.04) өчен атна бөтен яклап та уңышлы булачак. Эшегездә үзегезне яхшы яктан күрсәтеп җитәкче һәм хезмәттәшләрегезнең хөрмәтенә лаек булырсыз. Керем көтелә. Ял көннәрен гаиләгез белән бергә үткәрерсез. Үгезбозаулар (21.04-21.05), максатыгызга ирешүдә ашыкмагыз. Туганнарыгыз белән яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр, каршы килмәгез. Аларга карата кырыс булу сезнең файдага...

Кучкарлар (21.03-20.04) өчен атна бөтен яклап та уңышлы булачак. Эшегездә үзегезне яхшы яктан күрсәтеп җитәкче һәм хезмәттәшләрегезнең хөрмәтенә лаек булырсыз. Керем көтелә. Ял көннәрен гаиләгез белән бергә үткәрерсез.

Үгезбозаулар (21.04-21.05), максатыгызга ирешүдә ашыкмагыз. Туганнарыгыз белән яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр, каршы килмәгез. Аларга карата кырыс булу сезнең файдага түгел.

Игезәкләр (22.05-21.06), сез җитәкче икән, хезмәттәшләрегезгә артык таләпчән булмагыз. Сиземләвегез алдамый, финанс мәсьәләсендә уңыш көтелә. Җыелып килгән эшләрне атна башында тәмамларга тырышыгыз. Ял көннәрен гаилә һәм үзегезне кайгыртуга багышлагыз.

Кыслалар (22.06-22.07), моңа кадәр сез гел уңышсызлыкка очрап торган булсагыз, бу атна сезнең өчен яхшы булачак. Бәхетегез үз кулыгызда, мөмкинлекне ычкындырмагыз. Бөтен нәрсәне уйлап эш итегез. Кыенлыкларны җиңәргә әзерләнегез.

Арысланнар (23.07-22.08), эшегезгә игътибар кимедеме, балаларыгыз тыңламый башладымы, өегездә тынычлык беттеме?Үз-үзегезне кулга алыгыз һәм проблемаларны хәл итегез. Көч кулланырга кирәкмәс, файдасы юк. Белем алу өчен уңай вакыт.

Кызлар (23.08-22.09), шәхси тормышыгызда бар да яхшы. Сезнең матурлык тирә-яктагыларны җәлеп итәр. Якыннарыгыз ачуыгызны чыгарса, сабыр булыгыз, югыйсә нерв системагыз какшавы ихтимал. Кызып китеп, якын кешегезне үпкәләтүегез бар.

Үлчәүләр (23.09-23.10), атна башы яңа танышу-очрашулар өчен уңышлы вакыт. Шулай да, хискә бирелеп китеп, эш турында да онытып җибәрмәгез. Мөһим кәгазьләр белән эш итәргә туры килә, игътибарлык сорала.

Чаяннар (24.10-22.11), күпме генә тырышсагыз да, хата кылмаудан качып булмас. Үкенерсез, ләкин соң булыр. Кемнедер авыр сүз әйтеп үпкәләтсәгез, тавыш-гауга белән тәмамланырга мөмкин. Ял көннәрен яраткан кешегезгә багышлагыз.

Укчылар (23.11-21.12), бу атнада дусларыгыз белән мөнәсәбәтегез бозылуы ихтимал. Аларның проблемаларын уйлап чыгарылган дип уйларсыз, сезнең өчен алардан мөһимрәк эшләр табылыр. Эшкә чумып, гаиләгез турында онытмагыз.

Кәҗәмөгезләр (22.12-18.01) атна дәвамында күтәренке кәефтә булыр. Эш турында уйламыйча, берәр кая барып ял итү турында хыялланыр. Әгәр дә бөтен нәрсәне вакытында тәмамласагыз, дуслар компаниясендә ял итү вәгъдәләнә. Ялгызларны романтик очрашу көтә.

Сукоярлар (19.01-18.02), атна сезнең өчен бик үк әйбәт булмас. Финанс яктан кыенлыклар көтелә. Сынаулар үтәргә әзерләнегез. Үзегезне ялгыз хис итәрсез. Шулай да, начар кәефегез озакка бармас, атна ахыры уңышлы булыр.

Балыкларның (19.02-20.03)л көч-дәрте ташып торыр. Бүләк бирүләре ихтимал. Шулай ук, финанс керем булачак. Тагын да күбрәк керем булдырыр өчен план төзегез. Сезгә карата начар нияттә булганнардан үч алу кирәкмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: