Зәй офыклары

29 кеше исәптә тора

Кичә - Туберкулезга каршы көрәш көне иде. Туберкулез - йогышлы, куркыныч авыру. Башка йогышлы авырулардан аермалы буларак, ул хроник төстә үтә, шуңа күрә авыру йоктыручылар саны арту куркынычы зур. Туберкулезны Кох таякчыгы китереп чыгара. Кох таякчыклары авыру кешедән һава-тамчы юлы белән сөйләшкән, йөткергән, төчкергән вакытта таралалар. Тәүлек эчендә авыру кеше...

Кичә - Туберкулезга каршы көрәш көне иде. Туберкулез - йогышлы, куркыныч авыру. Башка йогышлы авырулардан аермалы буларак, ул хроник төстә үтә, шуңа күрә авыру йоктыручылар саны арту куркынычы зур.

Туберкулезны Кох таякчыгы китереп чыгара. Кох таякчыклары авыру кешедән һава-тамчы юлы белән сөйләшкән, йөткергән, төчкергән вакытта таралалар. Тәүлек эчендә авыру кеше миллиардлаган бацилла бүлеп чыгарырга мөмкин, шуңа күрә шәхси гигиена таләпләрен төгәл үтәү мөһим. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы кеше микробларны тирә-якка күпләп тарата. Авыру белән сәламәт кеше бер-берсеннән 1-2 метр ераклыкта торып сөйләшергә тиеш.

Бу авыруга бирелүгә организмның хәлсезләнүе: ару, стресслар кичерү, начар туклану, шулай ук хроник авырулар - үпкә һәм шикәр чире, уникеилле эчәк һәм ашказаны җәрәхәте, озак вакыт тәмәке тарту һәм алкоголь куллану сәбәп була.

Туберкулез гадәти салкын тию, пневмония кебек, ә кайбер очракларда бернинди билгеләрсез башланырга мөмкин. Шунлыктан авыруны иртә стадиядә ачыклау һәм дәвалау мөһим роль уйный. Туберкулез авыруының башлану билгеләре төрле. Күп очракта ул тиз аручанлык, бигрәк тә кичке якта хәлсезләнү белән башлана. Аппетит югала, кеше нык тирли (бигрәк тә төнлә), гәүдә авырлыгы кими, тән температурасы гадәттәгедән югарырак була, физик эш вакытында тын кысыла, какырыклы ютәл барлыкка килә (ул үлекле, канлы булырга мөмкин). Мондый билгеләр күзәтелгәндә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур.

Авыруны кисәтүдә беренче чиратта аңа каршы вакцинация- БЦЖ прививкасы ясату һәм флюорография тикшерүе үтү кирәк. 18 яшькә кадәр балаларга ел саен Манту ясала. Бу метод баланың туберкулез авыруы белән зарарлануын ачыкларга һәм вакытында дәвалау чараларын билгеләргә ярдәм итә. 15 яшьтән узганнарга ике елга бер мәртәбә флюорография тикшерүе үтү зарур, ләкин кайбер очракларда аны елга бер яки ярты ел саен узу билгеләнә. Бу тикшерү туберкулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә.

Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген бездә туберкулез авыручы 29 кеше исәптә тора. Аларның 12се - узган ел, 2се быел ачыкланды.

Резеда Абзалова, гомумгигиена табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: