Зәй офыклары

31 яшьлек зәйле туганын үтергән өчен хөкем ителде

Зәй шәһәр суды 31 яшьлек зәйлегә карата РФ Җинаять кодексының 1нче бүлеге ( үтерү) буенча хөкем карары чыгарды. Тикшерүләрдән күренгәнчә, 2014 елның 19 октябрендә исерек хәлдә килеп чыккан низаг барышында әлеге ир-ат туганының сул як күкрәгенә пычак белән кадый. Суд барышында ул үз гаебен танымый, ләкин фактлар аңа каршы сөйли,...

Зәй шәһәр суды 31 яшьлек зәйлегә карата РФ Җинаять кодексының 1нче бүлеге ( үтерү) буенча хөкем карары чыгарды. Тикшерүләрдән күренгәнчә, 2014 елның 19 октябрендә исерек хәлдә килеп чыккан низаг барышында әлеге ир-ат туганының сул як күкрәгенә пычак белән кадый. Суд барышында ул үз гаебен танымый, ләкин фактлар аңа каршы сөйли, нәтиҗәдә аңа 11 елга ирегеннән мәхрүм ителү хөкеме чыгарыла. Әлеге хөкем карары үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: