Зәй офыклары

325 зәйледән гариза кергән

Пенсия фонды идарәсенә ана капиталыннан бер мәртәбә бирелә торган өлешен алу өчен 190 Зәй гаиләсеннән гариза керде, аларга 3905187 сум акча түләнде, дип хәбәр итә пенсия фонды идарәсе. 2015 елның май башыннан федераль закон гамәлгә кергәннән соң идарә ана капиталына сертификат ияләреннән 325 гариза кабул итте. Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан...

Пенсия фонды идарәсенә ана капиталыннан бер мәртәбә бирелә торган өлешен алу өчен 190 Зәй гаиләсеннән гариза керде, аларга 3905187 сум акча түләнде, дип хәбәр итә пенсия фонды идарәсе.

2015 елның май башыннан федераль закон гамәлгә кергәннән соң идарә ана капиталына сертификат ияләреннән 325 гариза кабул итте. Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан бер мәртәбә бирелә торган средстволар күләме - 20 мең сум.

Мондый мөмкинлектән ана сертификатын алган яисә 2015 елның 31 декабренә кадәр алачак һәм ана капиталының бар суммасын тотып бетермәгән гаиләләр файдалана ала. Бер тапкыр бирелә торган бу түләүгә ия булыр өчен Россия Пенсия фондының территориаль органнарына 2016 елның 31 мартына кадәр мөрәҗәгать итеп, гариза язарга кирәк.

Гаризаны, сертификат алу хокукын биргән бала туганнан соң күпме вакыт үтүенә карамастан, Россиядә яшәүче барлык ана капиталы ияләре тапшырырга мөмкин.

Гаризада ана капиталының СНИЛС номерын, сериясен һәм сертификат номерын күрсәтергә, үзегез белән шәхесне раслаучы документ, счет реквизитлары турында банктан белешмә алып килергә кирәк. Ул счетка ике ай дәвамында, бер тапкыр 20 мең сум яисә сертификатта 20 меңнән азрак акча калган булса, калган кадәр күләмдә акча күчереләчәк. Бу акчаны гаиләләр көндәлек чыгымнар өчен тотарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: