Зәй офыклары

70 елдан соң очрашу...

Әтием Федор Атласов Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, Василий абыем әлеге сугыш башланганчы император Николай II һәм аның гаиләсен саклаучы булып хезмәт итеп Георгий крестына лаек булган. Бөек Ватан сугышы да гаиләбезне читләтеп узмады: өч абыем әлеге яуда катнашты, ди үзе дә сугыш елларында Казан авиация заводында хезмәт куйган шәһәрдәшебез Татьяна...

Әтием Федор Атласов Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, Василий абыем әлеге сугыш башланганчы император Николай II һәм аның гаиләсен саклаучы булып хезмәт итеп Георгий крестына лаек булган. Бөек Ватан сугышы да гаиләбезне читләтеп узмады: өч абыем әлеге яуда катнашты, ди үзе дә сугыш елларында Казан авиация заводында хезмәт куйган шәһәрдәшебез Татьяна Кашапова (Атласова). Атласовлар нәселе бүгенге көндә дә армия хезмәтендә: Татьяна апаның өч улы, дүрт оныгы ил чиген саклаган, язгы чакырылышта оныкчыгы армия хезмәтенә алыначак. Шул рәвешле тулы өч буын илебез тынычлыгы сагында.

Сүз башыбыз тумышы белән Яңа Федоровка авылыннан (ул авыл хәзер юк инде) Татьяна Кашапова турында. Сугыш елларында кыз колхозда нинди генә эшләр башкармаган. Мәктәптә укырга да йөргәннәр, басу-кырда хезмәт куярга да өлгергәннәр.

- Әле дә истә, язын басуларны ашларга дип хуҗалык мунчаларыннан көл җыеп йөри без. Шунда, Атласова, тиз арада авыл Советына кил, сиңа армиягә китәргә чакыру бар дип хәбәр иттеләр, - дип ул үзенең Казанга хәрби заводка эшкә җибәрелгән мизгелләрен искә алып.

Сармашбаштан Фәрхинур Вәлиева, Федоровкадан Анна Волковага да шундый хәбәр килә. Яңа Федоровка Сармаш авыл Советына караган. Авыл Советы рәисе Миргазыян Салиховның: "Кызлар, хәрби заводка эшкә барачаксыз, нык булыгыз", дигән сүзе кызларның йөрәкләренә үтеп керә. Татьяна кызлар белән Казанга бару хәселенә керешә.

-Өч улым сугышта бит инде, алар гына җитми микәнни инде, кызымны да алып китәләр, - дип өзгәләнә ветеран Федор Атласов.

Татьянага ул чакта 17 яшь була. Кызлар Казанга фронтка киткән кебек озатыла. Башкалада аларга барактан яшәргә урын бирелә: бер бүлмәдә тугыз кыз яшиләр алар. Республиканың төрле районнарыннан җыелган кызлар аэродром өчен траншея казырга керешә. Көненә 60 грамм ипи бирелә, ачлы-туклы көне буе эшләргә туры килә. Карточкаңны югалтса, иписез дә каласың. Баракта кызларның ипи карточкасы югалган очраклар еш була. Һәркем карточкасын күз карасыдай саклый. ? елның 24 декабрендә кызларны трамвайда, 8нче фабрика каршындагы НКВДның хәрби янгын командасына эшкә алып киләләр. Өч кыз биредә дә бергә була. Кызларны нәкъ хәрбиләрчә киендерәләр: өсләрендә каеш буылган бушлат, башларында бүрек, гимнастерка. Якага ике метр ак ситсы бирделәр, аны алыштырып кына торырга туры килде, ди. Татьяна. Биредә аларның хезмәте тәүлегенә дүрт сәгать кизү торудан гыйбарәт була. Баракка кайтып ял итеп алгач, 4 сәгать исә Горбунов исемендәге Казан авиация заводында кизү торалар. Әлеге заводта эшчеләрне тентеп кертеп, тентеп чыгаралар. Сугыш елларында бу хәрби завод иң күп самолетлар җитештерүче була. Сугышка ул елларда Казанда 10 меңнән артык самолет җыела. Ике кизү тору ноктасы да җаваплы. Ике объектта эшләп, кичкә баракка эт булып кайтып ава идек, ди Татьяна апа. Шулай бервакыт хәрби янгын командасыннан кизү торудан кайтып, бераз ял итәргә уйлаганда, Урицкий поселогы Коммуна йорты алдында янгын чыгып тревога була. Янгын сүндерергә эш урынына барган Татьяна ыгы-зыгыда бер кулын сындыра. Яраландым дип ташлап качмый ул, шул сынган кулы белән шланга тотып янгын сүндерә. Моның өчен икенче көнне Рәхмәт белдерелә.

-Кулым да сынды, өйгә җибәрегез, - дип сорап карый, ә аны үзе кизү торган янгын командасына телефонистка итеп эшкә билгелиләр. Җиңел эш дип санала аның яңа эш урыны. Ул биредә эшләгәндә Татьяна Арсланова һәм Анна Бурмистрова белән таныша.Сугыштан соң алар икесе дә медицина институтын тәмамлап, табип булалар. Татьяна матур, озын дулкынлы чәчле булу өстенә, матур җырлый да торган була: еш кына Менжинский исемендәге клубта чыгыш ясый. Шундый бер концертта бер ветеран аягын сугышта өздергән инвалидта була: "Партизан отряды, "Шорс" җырларыннан соң, аңа "Шахта" көен җырларга куша. Ул елларда бары сугыш темасына гына җырларга тиеш булалар. Татьяна нишләргә белми аптырап торганда, янгын бүлеге башлыгы:" Рядовой Атласова, пой, народ просит, дигәч, "Шахта"ны сузып җибәрә. Залдыгалар тын калып тыңлый, инвалид күзеннән исә яшь тәгәри.

Татьяна җиңү көнендәге шатлыклы мизгелләрне сөйләп бетерә алмый. Аңа сугыштан соң да хезмәтен дәвам итәргә туры килә. 1947 елның апрелендә генә туган авылына кайтырга насыйп була.

-Туган авылыңа кайткач, матур күлмәкләр киярсез, егетләр табарсыз, - дип озаталар кызларны.

Татьяна Федоровна хәрби киемнән башта Зәйгә, аннан туган авылына кайта. Авылга кайткач, Сармаштан Гыйльмулла атлы егет белән гаилә кора, китапханәдә эшли. Өч ул, өч кыз үстереп, олы тормыш юлына озаталар. Алар күп еллар Ләке урманчылыгында эшли, кордонда яши. Хәзер Татьяна Федоровна Иске Зәйдә ялгызы гомер итә, газета-журналлар укырга ярата. Газета-журнал укуга хирыслыгы 70 елдан соң аны тамашачысы белән очраштыра. Тау белән тау гына очрашмый, диюләре хак. Казаннан кунакка килгән бер ханым:" Сез бистәдә иң күп газет-журнал алдыручы икән, мин килгән кеше, сезнең матбугат белән танышырга рөхсәт сорарга керүем", ди дә шактый таныш кешесен очраткан кебек Татьяна Федоровнага карап тора. Бер-берсенә шактый карашып торганнан соң:

-Сезнең Казанда Менжинский исемендәге клубында чыгыш ясаганыгыз юкмы? - дип сорый.

-Бар, - дип ңавап бирә Татьяна апа.

-Алайса Сез әтием соравы буенча "Шахта" көен җырлаган Татьяна буласыз инде, ул җыр әтиемә яшәргә көч өстәгәндәй булды, - дип аны кочаклап ала.

Шуннан Сания ханым белән Татьяна Федоровна туганнардай аралаша башлый, сөйләшеп сүзләре бетми. 70 ел эчендә сөйләшер сүзләре күп җыелган аларның. Ханым янә Зәйгә кунакка кайтырга җыена. Танышлар тагын очрашачак, димәк.

Рәзимә Кашапова.







Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: