Зәй офыклары

70 яшьтә дә нормативны “бишлегә” тапшыра зәйлеләр

Зәйдә хезмәткә һәм оборонага әзерлек нормативларын үтәү дәвам итә. Кичә шәһәрнең физкультура-сәламәтләндерү комплексында 40-49 һәм 50-59; 60-70 яшькәчә булганнар арасында физик әзерлекне билгеләү чарасы оештырылды. Бу яшь аралыгында безнең редакция хезмәткәрләре дә актив катнашты. Ә районда иң зур коллективларның берсе булган үзәк дәваханә хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвеше мөһимлеген ассызыклап, нормативларны...

Зәйдә хезмәткә һәм оборонага әзерлек нормативларын үтәү дәвам итә. Кичә шәһәрнең физкультура-сәламәтләндерү комплексында 40-49 һәм 50-59; 60-70 яшькәчә булганнар арасында физик әзерлекне билгеләү чарасы оештырылды. Бу яшь аралыгында безнең редакция хезмәткәрләре дә актив катнашты. Ә районда иң зур коллективларның берсе булган үзәк дәваханә хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвеше мөһимлеген ассызыклап, нормативларны иң актив тапшыручылар булдылар. Алар арасында иң яшь хезмәткәрдән алып агымдагы елда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Наил Имамиев та бар иде. Зәйлеләргә билгеле табиб шул рәвешле сәламәт яшәүне пропагандалауны ниятләвен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: