Зәй офыклары

Абыем белән горурланам!

Ватанны саклау - ир-атның изге бурычы. Мин зур горурлык белән нәселемнең Ватан каршындагы бурычны намус белән үтәп килүен әйтә алам. Бабам Нургалетдин Гыйльфанов Бөек Ватан сугышында катнаша. Ул 1941 елда фронтка алынып, җиңү яулап, 1945 елда авылга кайта. Әтием Шамил Нургалетдин улы 1980-1982 елларда Амурск өлкәсенең "Свободный-20" шәһәрендә ракета гаскәрләрендә...

Ватанны саклау - ир-атның изге бурычы. Мин зур горурлык белән нәселемнең Ватан каршындагы бурычны намус белән үтәп килүен әйтә алам. Бабам Нургалетдин Гыйльфанов Бөек Ватан сугышында катнаша. Ул 1941 елда фронтка алынып, җиңү яулап, 1945 елда авылга кайта. Әтием Шамил Нургалетдин улы 1980-1982 елларда Амурск өлкәсенең "Свободный-20" шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән.

Абыем Илдар Гыйльфанов хәзерге вакытта армия сафларында үз бурычын үти: Мурманск өлкәсенең Североморск шәһәрендә диңгезче булып хезмәт итә. Ул иң элек ике ай дәвамында хәрби укулар үтте һәм данлыклы "Петр Великий" корабына җибәрелде. Күптән түгел генә телевидениедән бу корабльне күрсәттеләр. Ул бик зур, озынлыгы - 251,1 метр, команданың составы 635 кешедән тора. Россия Президенты В. В. Путин килеп, аларның Нахимов ордены белән бүләкләнүләрен хәбәр итеп котлады.

Илдар абыем безнең белән телефон һәм хатлар аша элемтәдә тора. Аңа хезмәт итү бик ошый. Ул бер ел гына хезмәт итәчәк. Алла боерса, озакламый, исән-сау әйләнеп кайтыр. Абыйның форма киеп төшкән рәсеменә карыйм да мин дә диңгезче булырга кызыгам. Эх, үсәсе иде тизрәк, җитәсе иде хезмәт итү яшенә дип уйлыйм.

Камил Гыйльфанов,

Бура-Киртә авылы, VII сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: