Зәй офыклары

Аерым игътибар сорый

Көнкүреш вагоны яшәеш сферасының күп тармакларында кулланыла. Аны торак системасында да, төзелештә дә күрергә була, аны склад бинасы, хәтта вакытлыча яшәү урыны итеп тә файдаланалар. Шунлыктан ул янгын куркынычсызлыгы ягыннан аерым игътибар таләп итә. Халык телендә вагон-бытовка дип йөртелүче гадәти бинага килеп керсәң, бик күп җитешсезлекләргә тап буласың. Иң элек...

Көнкүреш вагоны яшәеш сферасының күп тармакларында кулланыла. Аны торак системасында да, төзелештә дә күрергә була, аны склад бинасы, хәтта вакытлыча яшәү урыны итеп тә файдаланалар. Шунлыктан ул янгын куркынычсызлыгы ягыннан аерым игътибар таләп итә.

Халык телендә вагон-бытовка дип йөртелүче гадәти бинага килеп керсәң, бик күп җитешсезлекләргә тап буласың. Иң элек аның шул дәрәҗәдә чүп-чар белән тутырылуына гаҗәпкә каласың. Нәрсә генә юк анда - такта кисәкләреннән алып, юылмаган эш киеме, инструментлар, иске-москы әйберләргә кадәр. Кайчак ягулык салынган канистрга да юлыгасың. Монысы инде бернинди кысаларга да сыймый. Саксызлык белән төшерелгән бер очкын яки сүнеп бетмәгән тәмәке төпчеге вагонны күз ачып йомганчы юкка чыгара. Вагончыкларда янгын куркынычсызлыгы таләпләренә игътибарлы булу зарур. Аны газ баллоны саклау урыны итеп файдалану катгый тыела. Вагоннарны яшенгә каршы система белән җиһазлау кирәк. Вагон сатып алганда, агач белән тышланганына түгел, металлдан булганына өстенлек бирегез һәм вентиляция системасы булуга игътибар итегез. Агачтан тышланганын алган очракта, аның янгынга каршы сыекча белән эшкәртелүен белешегез. Электр челтәренең төзеклеген даими тикшереп торыгыз. Ишек-тәрәзәләр, хәвефле хәл килеп чыкканда, тиз ачылышлы булсын.

Вагончыкларны яшәү урыны итеп күп очракта гастарбайтерлар файдалана. Вакытлыча яшәүчеләрнең тәртибе, хезмәт дисциплинасы аларның җитәкчеләре тарафыннан тикшереп торылырга тиеш. Салкын вакытта вагончыкларда кулдан ясалган өстәмә җылыту приборлары тоташтыру тыела, электр приборларын күзәтүчесез калдырырга, тәмәке тартырга рөхсәт ителми, ут сүндерү баллоны якында, уңайлы урында торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: