Зәй офыклары

Аферистлар нинди генә юлларын уйлап тапмыйлар! Сак булыгыз!

Аларның берсе кырыгалдарларга - 100 мең, икенчесе 151 мең акча күчергән. 32 яшьлек Казан кешесенә берәү шалтыратып аның "Лексус" машинасын отуы турында хәбәр итә. Ә призны алу өчен акча түләргә кирәк икән. Тегесе шатлыктан 151 мең сумын түләү терминалы аша күчереп тә куйган. Алданганын аңлагач кына полициягә мөрәҗәгать итә. Хокук...

Аларның берсе кырыгалдарларга - 100 мең, икенчесе 151 мең акча күчергән.

32 яшьлек Казан кешесенә берәү шалтыратып аның "Лексус" машинасын отуы турында хәбәр итә. Ә призны алу өчен акча түләргә кирәк икән. Тегесе шатлыктан 151 мең сумын түләү терминалы аша күчереп тә куйган. Алданганын аңлагач кына полициягә мөрәҗәгать итә. Хокук сакчылары исә акча күчерелгән счетның Мәскәү өлкәсенеке икәнлеген ачыклый.

Шундый ук кармакка 37 яшьлек казанлы да эләгә. Кырыгалдар аның телефонына банк картасының блоклануы турында смс-хәбәр җибәрә. Тегесе шул номерга шалтыраткач, телефон линиясенең икенче башындагы тавыш картаның якын арада блоклануы турында, ә булган акчаны икенче счетка күчерергә кирәклеген аңлата. Шулай итеп, ышанучан ир-ат 100 000 акчасын кырыгалдарлар "кесәсе"нә салып та куя. Үзенең алдануын бары тик икенче көнне генә аңлый. Полиция хәзер аферистларның эзенә төшергә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: