Зәй офыклары

Афәрин, шепкәлеләр!

Казан федераль университетының Алабуга институтында робот техникасы буенча мәктәп укучылары арасында дүртенче ачык ярышлар үтте. Анда Татарстан шәһәр һәм районнарыннан, Удмуртия республикасыннан 7дән 18 яшькәчә 275 укучы катнашты. Алар арасында Зәй районының Югары Шепкә авылы мәктәбеннән VII сыйныф укучылары Айсинә Нәүширова һәм Риназ Хисамиев та бар. Роботтехникасы белән кызыксынучы балаларга...

Казан федераль университетының Алабуга институтында робот техникасы буенча мәктәп укучылары арасында дүртенче ачык ярышлар үтте. Анда Татарстан шәһәр һәм районнарыннан, Удмуртия республикасыннан 7дән 18 яшькәчә 275 укучы катнашты. Алар арасында Зәй районының Югары Шепкә авылы мәктәбеннән VII сыйныф укучылары Айсинә Нәүширова һәм Риназ Хисамиев та бар. Роботтехникасы белән кызыксынучы балаларга бәйге барышында катлаулы биремнәр үтәргә туры килде. Безнең балалар сынатмады: Айсинә дә, Риназ да үз номинацияләрендә өченче урын алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: