Зәй офыклары

“Ак яулыклы әнием”

Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йортында Аналар көне уңаеннан "Ак яулыклы әнием" дип аталган кичә узды. Кичәнең түренә авылның иң актив, уңган-булган, күп еллар терлекчелектә хезмәт куйган әниләр чакырылган иде. Алар - Анна Минеева, Агафья Макарова, Софья Васильева, Мария Минеева, Елена Расторгуева. Алар барысы да бүгенге көндә матур итеп яши, ләкин тормыш...

Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йортында Аналар көне уңаеннан "Ак яулыклы әнием" дип аталган кичә узды. Кичәнең түренә авылның иң актив, уңган-булган, күп еллар терлекчелектә хезмәт куйган әниләр чакырылган иде. Алар - Анна Минеева, Агафья Макарова, Софья Васильева, Мария Минеева, Елена Расторгуева. Алар барысы да бүгенге көндә матур итеп яши, ләкин тормыш иптәшләре яшьли вафат булып, барлык тормыш авырлыгы үзләренә калган. Ялгыз яшәп, гомер көзендә парсыз калсалар да, зарланмыйлар алар. Әлеге апаларның яшьлекләре дә авыр елларга туры килгән, әмма алар сынмаганнар-сыгылмаганнар, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши беләләр.

Бәйрәм барышында балалары, оныклары сәхнәгә күтәрелеп, әниләренә җылы теләкләрен җиткерделәр, матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр, әниләренә бүләк итеп әзерләгән ак шәлләрен иңнәренә яптылар. Һәр чыгыш аерым бер сөю ялкыны, аерым бер әйтеп бетермәслек наз белән сугарылган иде. Моңлы җырлардан аналарыбызның алсу йөзләрендә яшь тамчылары күренде. Әлеге кичә әниләрне бергә җыеп, авылның мәдәни тормышын тагын да ямьләндерде. Аналар йөрәгендәге якты нурлар тирә-якны балкытты. Шулай концертның ахырына килеп җитүен сизми дә калдык. Кичә үтте, ә аның турында җылы һәм якты хисләр әниләрнең дә, безнең дә күңелләрдә озак сакланачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: