Зәй офыклары

Ак тасма бәйләделәр

3 декабрь физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне буларак зурлап билгеләп үтелә Һәр җирдә. Дөньяда бар нәрсә дә без теләгәнчә генә бармый. Тормыш адәм баласын төрлечә сыный. Һәркемнең сау-сәламәт булып яшисе килә. Кемгәдер язмыш сынау бирә, кемдер кимчелекле булып якты дөньяга туа. Ул кешеләр язмыш тарафыннан кыерсытылган булсалар да, алар -...

3 декабрь физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне буларак зурлап билгеләп үтелә Һәр җирдә. Дөньяда бар нәрсә дә без теләгәнчә генә бармый. Тормыш адәм баласын төрлечә сыный. Һәркемнең сау-сәламәт булып яшисе килә. Кемгәдер язмыш сынау бирә, кемдер кимчелекле булып якты дөньяга туа. Ул кешеләр язмыш тарафыннан кыерсытылган булсалар да, алар - рухи яктан көчле кешеләр. Алар зарланып йөрмиләр,үзләренең көчле икәнлекләрен төрлечә күрсәтергә тырышалар. Бераз гына булса да шундый көчле ихтыярлы кешеләргә карата игътибарлы булуны күрсәтү, теләктәшлек итү ниятеннән яшләр эшләре идарәсе белгечләре урамнарга чыгып, үтеп йөрүче кешеләрнең беләгенә ак тасмалар бәйләде. Бу гамәл берәүгә дә ят тоелмады, бер генә кеше дә ак тасманы бәйләүдән баш тартмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: