Зәй офыклары

Аксар укучылары Әфган җирендә саулыгын югалткан авылдашларын онытмый

Зәй районының Аксар авыл мәктәбе укучылары инвалидлар ункөнлеге кысаларында авылдашлары Айрат Мөхәммәтдиновларда кунакта булдылар. Алар "Беренче театр"дан өзек уйнап күрсәттеләр, курай ансамбле чыгыш ясады, башка һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Әфган фаҗигасе нәтиҗәсендә урын өстендә калган авылдашлар хатирәләрен балалар хисләнеп тыңлады, Айрат абыйлары сугыш афәте күрергә язмасын сез, дип теләде, мәктәп еллары...

Зәй районының Аксар авыл мәктәбе укучылары инвалидлар ункөнлеге кысаларында авылдашлары Айрат Мөхәммәтдиновларда кунакта булдылар. Алар "Беренче театр"дан өзек уйнап күрсәттеләр, курай ансамбле чыгыш ясады, башка һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Әфган фаҗигасе нәтиҗәсендә урын өстендә калган авылдашлар хатирәләрен балалар хисләнеп тыңлады, Айрат абыйлары сугыш афәте күрергә язмасын сез, дип теләде, мәктәп еллары хатирәләре белән уртаклашты. География укытучысы булырга хыялланган ул. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, аңа гашыйк Айрат абыйларына соклану хисләрен укучылар да яшермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: