Зәй офыклары

Аксарлылар алма агачлары утыртты

Зәй районы Аксар авылында моннан 60 ел элек 5 гектарлы мәйданда Алма бакчасы булдырган иде. Шул вакыт эчендә аның күп кенә агачлары корып, урыны бушап калды. Узган атнада Алма бакчасына 46 төп алмагач үсентеләре утыртылды. Үсентеләр Тукай районы Новый поселогыннан кайтартылды. Аларны VI-IX сыйныф укучылары утыртты. Бу көнне үзара салым...

Зәй районы Аксар авылында моннан 60 ел элек 5 гектарлы мәйданда Алма бакчасы булдырган иде. Шул вакыт эчендә аның күп кенә агачлары корып, урыны бушап калды. Узган атнада Алма бакчасына 46 төп алмагач үсентеләре утыртылды. Үсентеләр Тукай районы Новый поселогыннан кайтартылды. Аларны VI-IX сыйныф укучылары утыртты.

Бу көнне үзара салым акчасына Яшьләр урамына да 54 төп алмагач утыртылды. Эшне әлеге урамда яшәүчеләр бергәләп башкарды. Үсентеләр тамыр җибәреп үсеп китсә, берничә елдан әлеге урам шау чәчәкле алма агачлары эчендә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: