Зәй офыклары

Алар авылда икәү генә

Борчылмагыз мине белгән дуслар, Авылдашыгыз сезне онытмас, Бер кайтыр ул, якты кояш сыман, Дошманнарны җирдән корыткач. Сугыш... Нинди шомлы сүз ул! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, аналарны тол калдырган, күпме сабыйны ятим иткән. Газиз аналар - кадерле ул-кызларын, сөйгән ярлар парларын сугыш кырына озаткан. Яулык чите белән авызларын каплап, тавыш-тынсыз...

Борчылмагыз мине белгән дуслар,

Авылдашыгыз сезне онытмас,

Бер кайтыр ул, якты кояш сыман,

Дошманнарны җирдән корыткач.

Сугыш... Нинди шомлы сүз ул! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, аналарны тол калдырган, күпме сабыйны ятим иткән. Газиз аналар - кадерле ул-кызларын, сөйгән ярлар парларын сугыш кырына озаткан. Яулык чите белән авызларын каплап, тавыш-тынсыз гына елап кайгыларын бушаткан әниләр сөйгәннәрен соңгы мәртәбә күрүен аңламагандыр ул чакта. 1418 көнгә сузылган бу сугышта күпме күз яше түгелгән, күпме кан коелган.

Бөек Ватан сугышына Чыбыклы авыл җирлегеннән 233 ир-ат китә. Шуларның нибары 74енә генә кире туган ягына әйләнеп кайту насыйп була. 155 ир-егет сугыш кырларында ятып кала. Алар арасында 81 хатынның 71 улы бар. Шәехразый Нәгыймуллин, Демьян Фәтхуллин, Габдулла Нәбиуллин, Әшрәфулла Абдуллин, Хәбибулла Нәбиуллин, Сөләйман Баймөхәммәтов, Әбүләис Гыйльманов, Гайнетдин Мозаффаровлар - "Сугышчан дан" орденына лаек булган фронтовиклар.

Бүгенге көндә авылда 2 сугыш ветераны яши. Шуларның берсе - Гыйльмулла Рамазанов. Гыйльмулла бабай 1943 елның 7 ноябрендә сугышка алына.

- Хәрби өйрәнүләрне Суслонгер лагеренда уздык. Биредә 6 ай хезмәт иттем. Лагерьда - ачлык, землянкалар - салкын. Башта өйрәтүләр була, аннары җылыну өчен утыннар әзерлибез, землянкаларны утын ягып җылытабыз. 6 ай хезмәт иткәннән соң, үзебез теләп сугыш кырына киттек. Беренче Белорус фронтына эләктем, анда артиллериядә сугыштым. Төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алдым. Сугыштан соң 4 ел Баку шәһәрендә хезмәт иттем. Туган якларга 1950 елның апрель аенда гына кайту насыйп булды. Бакуда хезмәт иткәндә, кече ветеринар белгечлеген үзләштердем. Бу һөнәр тормышта бик ярдәм итте, - ди ул.

Ветеран сөйли дә сөйли, ә күзләрендә яшь элпәсе. Аның күз алдына сугыш вакыйгалары киләме, әллә хезмәт белән узган гомер юлымы?..

1951 елда гаилә кора ул. Тормыш иптәше Нурзадә әби белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Узган ел бергә яши башлауларына 60 ел булган. Сугыштан соң авыр елларда авыл хуҗалыгының төрле тармагында хезмәт куя ул: көтү көтә, ягулык-майлау материаллары склады мөдире, ветеринар, авыл Советы сәркатибе була. Кайда гына эшләсә дә, эшен намус белән җиренә җиткереп башкара. Төп хезмәтеннән тыш, авылдашларына өй күтәрешә, мунча сала, тәрәзә йөзлекләре ясый. Ул ясаган тәрәзә йөзлекләре әле дә авыл өйләрен ямьләндереп, нурландырып тора.

Гыйльмулла бабай торак шартларын яхшырту өчен субсидия алган. Аңа бүгенге көндә Зәй шәһәреннән ике бүлмәле фатир бирелгән. Бабай моның өчен хөкүмәткә бик рәхмәтле. Кыш көннәрендә шунда торырбыз, җәй көне авылга кайтырбыз, ди ул.

90 яшен тутырып килүче аксакал һаман хәрәкәттә. Йорт арасындагы вак-төяк эшләрен караштыра, гәҗит укый, телевизордан бар яңалыкны тыңлап бара. Кыскасы, үзе әйтмешли, заман белән бергә атларга тырыша, шат күңел белән яши.

Сугыштан җиңү яулап кайткан ветераннарыбыз сафы елдан-ел кими. Алар зарланырга яратмый, булганына шөкерана итеп, тыныч кына яши, тыныч кына китеп тә бара. Ләкин алар игътибар һәм ихтирам көтә. Без аларга игътибарлы булыйк, шәһит киткәннәрнең каберләрен белик, аларны кадерләп, карап торыйк. Алар - безнең киләчәгебез өчен көрәшүчеләр, җиңүчеләр, алар - батырлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: