Зәй офыклары

“Алар җиңү алып кайтты”

Россия Федерациясе Президенты инициативасы белән илдә «Алар җиңү алып кайтты» дигән китаплар басыла. Әлеге акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган, аннан соңгы җимерекләрне кыска вакыт эчендә торгызган солдатларның истәлеген мәңгеләштерү. Татарстан Республикасында соңгы биш елда "Хәтер китабы" редакциясе тарафыннан Казан шәһәре һәм республика районнары буенча китапның 28 томы...

Россия Федерациясе Президенты инициативасы белән илдә «Алар җиңү алып кайтты» дигән китаплар басыла. Әлеге акциянең максаты - Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган, аннан соңгы җимерекләрне кыска вакыт эчендә торгызган солдатларның истәлеген мәңгеләштерү.

Татарстан Республикасында соңгы биш елда "Хәтер китабы" редакциясе тарафыннан Казан шәһәре һәм республика районнары буенча китапның 28 томы чыгарылды. Бу эшне Татарстан Президенты даими күзәтеп тора. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән солдатларга без мәңге бурычлы дип ассызыклады ул (мәгълүмат өчен, 1995 елда район буенча сугышта катнашып, яу кырларында ятып калган, госпитальләрдә вафат булган, хәбәрсез югалган зәйлеләрнең исемлеген үз эченә алган "Хәтер китабы" басылган иде).

Ә "Алар җиңү алып кайтты" китабының Зәй районы буенча томнарын чыгару 2012 елның беренче яртысына планлаштырылган. 2005 елда "Хәтер китабы" редакциясенә безнең районнан сугышта катнашкан 3533 кешенең исемлеге төзеп җибәрелгән иде, аңлашылганча, исемлекне берничек тә тулы дип булмый. Быелның 5 аенда әлеге исемлек хәрби комиссариат, җирле үзидарә органнары, ветераннар советы, предприятие, оешма-учреждение җитәкчеләре белән берлектә шактый тулыландырылды.

Исемлекне тагын да тулыландыру, мәгълүматларны дөресләү өчен туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 15 июньгә кадәр зәйлеләрдән Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында биографик мәгълүматлар көтә. Моннан тыш, алар турында киңрәк язма, фотографияләрне сез музейга түбәндәге электрон адрес буенча җибәрә аласыз: Zainsk.museum@yandex.ru. (почта адресы: 423520, Зәй шәһәре-2, Орджоникидзе урамы, 55). Белешмәне 8(85558) 6-63-68 телефоны буенча алырга мөмкин.

Зәйлеләр безнең гозергә битараф калмас дип ышанабыз.

Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: