Зәй офыклары

Алар пароходта таныша

Бер агачның пар алмасы кебек, Гомер иттегез сез парлашып. Озак еллар тагын яшәгез сез, Сандугачлар кебек сайрашып. Пешкән алмадай өч кыз үстердегез, Чыгардыгыз тормыш юлына Оныкларга да зур терәк булып, Яшәгез сез гомер буена. Язмыш аларны пароходта барганда таныштыра. Күрше авылларда яшәп, 8 сыйныфка кадәр бер мәктәптә укысалар да, алар...

Бер агачның пар

алмасы кебек,

Гомер иттегез сез

парлашып.

Озак еллар тагын

яшәгез сез,

Сандугачлар кебек

сайрашып.

Пешкән алмадай өч кыз

үстердегез,

Чыгардыгыз тормыш

юлына

Оныкларга да зур терәк

булып,

Яшәгез сез гомер буена.

Язмыш аларны пароходта барганда таныштыра. Күрше авылларда яшәп, 8 сыйныфка кадәр бер мәктәптә укысалар да, алар шуңа кадәр бер-берсен белми. Вәкил абый урман уртасында урнашкан бик матур Байрак авылында туып үсә. Кечкенәдән, абый-апаларына ияреп, бөтен эшкә дә өйрәнә. Утынын да кисә, печәнен дә чаба, чабатасын да үрә. Яше җитүгә, күрше Бигеш авылына урман аша укырга йөри башлый. Сугыш башланып, әтисе белән абыйсы яу кырларына киткәндә, Вәкилгә 12 яшь була. Гаиләдә калган бердәнбер ир бала буларак, бөтен эш аның җилкәсенә төшә. Яше җитми дип сугышка алынмаган Вәкилне озакламый ФЗОга укырга җибәрәләр, шуннан аларны Кузбасс шахталарына эшкә озаталар. Шунда ун елга якын тормышның ачысын-төчесен дә татый ул. Ул елларның авырлыгын бүген дә хәтереннән җибәрә алмый. Азык-төлеккә бирелгән карточкасын югалтып, киемнәрен урлатып, ач-ялангач үткәргән вакытлар әле дә төшләренә кереп йөдәтә аны. Менә шул михнәтләрдән арынып, туган якларына сагынып пароходта кайтканда булачак тормыш юлдашын очрата да инде Вәкил абый.

Күрше авыл кызы Дөрия Хәкимулла абый белән Мәликә апаның алты кызының берсе була. Мәктәпне тәмамлагач, Дөрияне әтисе Чаллыга укырга илтеп куя. Дөрия туганнарын, авылын сагынуга түзә алмый, укуын ташларга мәҗбүр була. Ул авыл кибетендә сатучы булып эшли башлый. Аның да балачагы рәхәт кенә узмый. Сугыштан соңгы ачлык елларда кычыткан, алабутасын, черек бәрәңгесен ашап үсәргә туры килә. Яшүсмер чакта бик тә ашыйсы килә. Туйганчы ипи, май ашар идем, дип бер туганнарына ияреп, ул Ижау якларына эшкә чыгып китә. Монда да аны җиңел, мул тормыш көтеп тормый. Тимер юлда авыр шпалларны күтәреп ташырга туры килә кызларга.

Дөнья күреп, туйганчы ашау теләге белән чыгып киткән кыз туган якларына кунакка кайтканда Вәкил абыйны очрата. Алар бер-берсенә бик тә туры килгән пар булып чыга. Вәкил абый матур итеп гармунда уйный, Дөрия апа матур итеп җырлый, өздереп бии, өстәвенә, төскә-биткә матур, буй-сынга да карап туйгысыз була. Вәкил абый Сабантуйларда бил алыша, гер күтәрә. Кызлар кызыгырлык ир-егет Вәкил белән сылу Дөрия 1955 елның 5 декабрендә никахлаша.

Гаилә төзегәч, алар Иске Зәй бистәсенә күчеп килеп, йорт җиткерәләр. Бер-бер артлы өч кызлары дөньяга килеп, аларны үстереп, югары белем биреп, тормыш юлына чыгаралар. Бүген инде аларның кызлары оныклар үстерешә.

Ир-егеткә кырык төрле һөнәр дә аз, диләр. Гомер юлында Вәкил абый нинди генә һөнәрләр үзләштерми: электрчы булып та эшли, сатучылыкка укып, кибет мөдире вазифасын да башкара. Балачак хыялын тормышка ашыру ниятеннән, читтән торып Алабуга педагогика институтында белем алып, мәктәптә балаларга белем дә бирә. Ә Дөрия апа иренең бер генә теләгенә дә каршы килми, киресенчә, аңа зур сабырлык күрсәтеп булышып тора. Ире укырга киткәндә, ул хуҗалык эшләрен үз өстенә ала. Элек сатучылар иртәнге сәгать 7дән кичке 7гә кадәр эш урынында булган, өстәвенә, өйдә өч бала да бар. Сатучы эше товар җибәрү белән генә чикләнми иде элек, аны үзебез барып алабыз, кайткач бушатабыз, 70 килограммлы капчыкларны җилкәгә салып ташырга туры килә иде, дип искә ала ул елларны Дөрия апа. Шулай булса да, Дөрия апа зарланып түгел, сагынып искә ала хезмәт белән үткән елларын.

Гомер агымсу кебек. Инде аларның бер-берсенә терәк булып, иңгә-иң куеп яшәүләренә дә 60 ел булган. Бүген аларның биш оныклары, дүрт оныкчыклары бар, бишенчесен көтәләр. Кызлары әти-әниләрен кайгыртып, аларның акыллы киңәшләрен тотып, аралашып яшиләр.

Хөрмәтле туганнарымның тормыш юлы күпләр өчен үрнәк. Алар - бәхетле гаилә үрнәге. Киләчәктә дә сәламәт булып, тигезлектә яшәргә насыйп итсен Ходай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: