Зәй офыклары

Алар – Зәй горурлыгы

Ватан каһарманнары көне Россия Федерациясендә 2007 елдан билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата зур әһәмияткә ия. Һәркем үз иленең, үз җиренең геройларын танып белергә тиеш. Ватанны саклау, үстерү өчен батырлыклар кылган кешеләр ихтирамга лаек. Мондый истәлекле көн Россиядә элек тә булган, ул 2007 елдан яңартылды гына. Бу - ата-бабаларыбыз батырлыгын тагын...

Ватан каһарманнары көне Россия Федерациясендә 2007 елдан билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата зур әһәмияткә ия. Һәркем үз иленең, үз җиренең геройларын танып белергә тиеш. Ватанны саклау, үстерү өчен батырлыклар кылган кешеләр ихтирамга лаек. Мондый истәлекле көн Россиядә элек тә булган, ул 2007 елдан яңартылды гына. Бу - ата-бабаларыбыз батырлыгын тагын бер кат искә алу, бүгенгеләргә хөрмәт күрсәтү билгесе. Тарихка күз салсак, 1769 елның 9 декабрендә Екатерина II Россия дәүләтенең иң югары хәрби бүләге - Изге җиңү китерүче Георгий ордены булдыра. Элек бу бүләккә сугышта аеруча батырлыклар күрсәткән хәрбиләр лаек булган. Ул көнне бәйрәм чаралары үткәрелгән. Большевиклар әлеге бәйрәмне һәм дәүләт бүләге буларак орденны бетергәннәр. Ул 2000 елда кабат яңартылган һәм хәзерге Георгий орденының беренче кавалеры генерал-полковник Сергей Макаров була. Әлеге бүләк аңа 2008 елда бирелә.

Без бүген Советлар Союзы, Россия Федерациясе Каһарманнарын, Изге Георгий һәм Дан орденнарының тулы кавалерларын искә алырга бурычлы. Андыйлар безнең районда да бар. Алар турында тагын бер кат искә төшерик.

Советлар Союзы Каһарманы Григорий Федотович Ларионов 1905 елда Гүлкин авылында туган. 1928 елдан гомерен армия белән бәйли. Ул артиллерия мәктәбен, хәрби авиация училищесын, хәрби-һава инженериясе академиясен тәмамлый. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка алына. Гвардия майоры, 7нче авиаполк штурманы Григорий Ларионов очучы-штурмлаучылар группасын Ленинград өчен сугышларга алып бара, Выборг, Фин култыгы өстеннән хәрби очышлар ясата. 1943 елның августына дошманның хәрби-диңгез базаларын, корабльләрен бомбага тоту буенча 193 очыш ясый. Хәрби заданиеләрне намус белән һәм үрнәк башкарганы өчен 1944 елның 5 ноябрендә аңа иң югары бүләк - Советлар Союзы Каһарманы исеме бирелә. Ул 1968 елда вафат була.

Советлар Союзы Каһарманы Николай Иванович Майков 1918 елда Ярославльдә туса да, балачагы Иске Тәкмәктә үтә, шунда белем ала. 1940 елда - Армия сафларына, 1942 елда сугышка алына. Бөек Ватан сугышы барышында Николай Майков гади очучыдан эскадрилья командирына кадәр юл үтә. Ул 189 хәрби ачыш ясый. Сугыштагы батырлыклары өчен 1943 елның 1 ноябрендә аңа Советлар Союзы Каһарманы исеме бирелә. Ул шулай ук Ленин, Кызыл Байрак, Александр Невский орденнары, I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Ул 2005 елда вафат була.

Советлар Союзы Каһарманы Александр Афанасьевич Васильев 1918 елда Поручик авылында туган. Сугышка кадәр Зәй МТСында эшли. 1939 елда Армия сафларына алына. Полк мәктәбендә һава укчы-радисты белгечлеге алгач, 511нче күзәтү полкына билгеләнә. "Пе-2" күзәтү самолеты экипажы составында Воронеж, Курск, Харьков бәрелешләрендә, Венгрия һәм Чехсловакияне дошманнардан азат итүдә катнаша. СССР Югары Советы указы белән 1946 елның 15 маенда I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 1967 елдан аның тулы кавалеры була. Ул 1981 елда вафат була.

Мария Николаевна Хөснетдинова 1920 елда Сарсаз-Баграж авылында туган. 1936 елда 8 классны тәмамлаганнан соң, Казанга укытучылар курсына укырга җибәрелә, соңрак читтән торып Алабуга педагогика училищесын тәмамлый. 1941 елдан Аксарда башлангыч сыйныфлар укыта, 1960 елда бригадир булып эшли башлый. Хуҗалыкны рентабельле иткәне, үстергәне өчен 1966 елда аңа Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә. Берничә мәртәбә Югары Совет депутаты итеп сайлана. Ул 2002 елда вафат була.

Мәсгут Хәйретдин улы Гыйльфанов 1940 елда Куш-Елга авылында туа. 1956 елда Тукай исемендәге колхозда эшли башлап, хезмәтендә зур уңышлар казана. 1980 елдан колхозда шикәр чөгендере эшкәртүнең бөтен этаплары механикалаштырыла, уңыш алу елдан-ел арта. Ул җитәкләгән чөгендер игү звеносы берничә ел рәттән социалистик ярышта җиңүче булып таныла. Хезмәттәге уңышлары өчен аңа 1982 елда Татарстанның атказанган механизаторы исеме бирелә, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры. Туган авылында яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: