Зәй офыклары

Аларны Дәүләт Советы Рәисе котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык-ведомстволар, предприятие, оешмалар җитәкчеләре, район делегацияләре катнашында «Корстон» мәдәни-күңел ачу үзәгендә традицион «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика конкурсына йомгак ясалды. Анда район башлыгы Татьяна Воропаева җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты. Делегация составы нигездә конкурсның район турында җиңүчеләрдән торды. Алар -...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык-ведомстволар, предприятие, оешмалар җитәкчеләре, район делегацияләре катнашында «Корстон» мәдәни-күңел ачу үзәгендә традицион «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика конкурсына йомгак ясалды.

Анда район башлыгы Татьяна Воропаева җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты. Делегация составы нигездә конкурсның район турында җиңүчеләрдән торды. Алар - «Профессиям - минем язмышым» номинациясендә җиңү яулаган шикәр заводы инженер-химигы Наталья Николаевна Буйволова, «Хатын-кыз - миллилек һәм рухилык» - Сәвәләй мәдәният йорты директоры Ольга Григорьевна Бутяева, «Өченче буын каһарманы» - «Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Мария Никитична Боровинских, «Хатын-кыз - ана» - балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Анатольевна Стогова; 4нче мәктәпнең өстәмә белем бирү педагогы Ольга Владимировна Скребкова, «Зәй шикәре» агрофирмасы сыер савучысы Рәзилә Мөнзил кызы Баймөхәммәтова, «Мефро уилз Руссиа - Зәй заводы» ҖЧШ хезмәткәре Эльза Габдулла кызы Спиридонова һәм Советның аппарат җитәкчесе Клара Хәбибулла кызы Габидуллина.

Дәүләт Советы Рәисе хатын-кызларны республика җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән 8 Март бәйрәме белән котлап, төрле тармакларда хезмәт куючы гүзәл затларның соңгы елларда ил икътисадын үстерүдә, илнең куәтен ныгытуда үзләреннән зур өлеш кертүен ассызыклады һәм рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: