Зәй офыклары

АЛДАН КҮРӘ БЕЛҮ КИРӘК

Һава тутырып кабартыла торган кышкы чаналар безгә җылы яктан, диңгез ярларыннан кайтты, дисәк тә, ялгыш булмас, чөнки су чаналары - «бананнар» су аттракционнарында киң кулланыла. Һава тутырыла торган баллоннарның төбен ныгыту нәтиҗәсендә хәзер алар "тюбинг" һәм башка исемнәрдә аталып, кышкы аттракционнарның да бер өлешенә әверелде. Һава тутырылган чаналарда шуганда куркынычсызлык...

Һава тутырып кабартыла торган кышкы чаналар безгә җылы яктан, диңгез ярларыннан кайтты, дисәк тә, ялгыш булмас, чөнки су чаналары - «бананнар» су аттракционнарында киң кулланыла. Һава тутырыла торган баллоннарның төбен ныгыту нәтиҗәсендә хәзер алар "тюбинг" һәм башка исемнәрдә аталып, кышкы аттракционнарның да бер өлешенә әверелде. Һава тутырылган чаналарда шуганда куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибарлы булу кирәклеген онытырга ярамый.

Үткән ел башында күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларында район территориясендәге "Федот" тау чаңгысы комплексында аянычлы хәл килеп чыгуы турында хәбәр ителде. Ул 19 яшьлек кызның тиз йөрешле кар чанасына (снегоход) тагылган «банан»да йөргәндә, баганага бәрелеп, үлүе белән бәйле иде. Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылып, суд 2015 елның 6 февралендә көндез "Федот спорт-эшлекле комплексы" ҖЧШнең канат (аркан) юлы машинист-операторына бер төркем кешеләрнең, һава тутырылган «банан»да кар чанасына тагып йөртүен соравын ачыклады. Машинист-оператор, әлеге хезмәтне күрсәтү буенча ял көне булуга карамастан, инструкцияне бозып, кешеләрне «банан»да йөртергә килешә. Ул «банан»ның бер урыннан һава чыгаруын белә торып, аңа һава тутыра да кар чанасының арткы өлешенә аркан белән беркетә һәм кешеләрне утыртып, прокат кырында әйләндереп йөртә башлый. Аның мондый эштә тәҗрибәсе булмый, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен белми, игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә берара чана артына тагылган «банан» белән бергә карлы урынга килеп керә һәм идарәне югалта, техника әйләнә, ә «банан»да иң артта утыручы кыз ычкынып китеп, электр баганасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә кыз бала һәлакәт урынында алган тән җәрәхәтләреннән үлә.

Аттракционнарда ял итәргә уйлаганда үзебезнең, балаларыбызның куркынычсызлыгы турында уйлыйбызмы без? Әлеге төр эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен ял урынының тиешле таләпләргә җавап бирүе турында документлары булуы белән кызыксынабызмы? Квалификацияле белгечләр хезмәт күрсәтүе турында белешәбезме? Шуңа да сакланганны Ходай саклар, дигән халык әйтемен истән чыгарырга ярамый.

Аттракционнарның техник торышына көндәлек, даими һәм сезонлы профилактик күзәтү үткәрелеп торырга тиеш, шулай ук техник сынаулар да. Ә аттракционнар белән җитәкчелек итүче хезмәткәр, эшкә керешкәнче, махсус укулар һәм хезмәт урынында стажировка узарга тиеш, аттракционны куркынычсыз эшләтү алымнары буенча гамәли инструктаж алу да мәҗбүри куела.

Әмма шунысы бар, бу очракта әлеге төр аттракцион 2009 елның 1 декабрендә Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән "Таләпләргә тәңгәл килү турында декларация кабул итү формасында башкарылучы тәңгәллеге расланырга тиешле продукцияләр бердәм исемлеге" һәм "Мәҗбүри сертификат узарга тиешле продукцияләр бердәм исемлеге"нә кертелмәгән, шул рәвешле, ГОСТ сертификациясе системасы узарга тиешле мәҗбүри объект саналмый.

Кызның үлеме белән бәйле эшне карау барышында гаепләнүче судка кешеләрне «банан»да утыртып йөрергә карар иткәндә, кеше үлеменә китерерлек сәбәп булу куркынычы турында уйламавын белдерде. Әмма ул техника белән идарә итүнең төрле очракларга һәм аяныч хәлләргә китерү куркынычын алдан күрә белергә тиеш иде.

Суд эскәмиясенә утыручының гамәле РФ Җинаять кодексының 109нчы маддәсе 1нче бүлеге буенча игътибарсызлык нәтиҗәсендә кеше үлеменә китерү буларак квалификацияләнде, моның өчен максималь җәза - ике елга иректән мәхрүм ителү. "1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу белән бәйле рәвештә 2015 елның 24 апрелендә игълан ителгән амнистия турында" Дәүләт Думасының Россия Федерациясе Федераль Җыены карары буенча әлеге җинаять эше туктатылды.

Әлеге хәлдән чыгып, зәйлеләрдән кышкы чорда актив ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибарлы булуларын сорыйбыз. Ә гаилә белән ял итү өчен экстремаль ял төрләреннән тыш, чаңгыда йөрү, кышкы футбол уйнау һәм башка куркынычсыз спорт төрләренә өстенлек бирү күпкә яхшырак дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: