Зәй офыклары

Александр Мелихов ТР Югары судына эшкә билгеләнде

Зәй шәһәр судында нәтиҗәле хезмәт куйган Александр Мелехов 30 ноябрьдән Татарстан Югары судына эшкә чакырылды. Шәһәребезнең 2нче мәктәбен тәмамлаган егет, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының юридик бүлеген тәмамлап, туган шәһәренә кайткач "Сбербанк"та юрист буларак хезмәт юлын башлый. 2006 елның 1 июненнән Зәй шәһәр судына җәмәгать судьясы буларак эшкә чакырыла, ә 2007...

Зәй шәһәр судында нәтиҗәле хезмәт куйган Александр Мелехов 30 ноябрьдән Татарстан Югары судына эшкә чакырылды. Шәһәребезнең 2нче мәктәбен тәмамлаган егет, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының юридик бүлеген тәмамлап, туган шәһәренә кайткач "Сбербанк"та юрист буларак хезмәт юлын башлый. 2006 елның 1 июненнән Зәй шәһәр судына җәмәгать судьясы буларак эшкә чакырыла, ә 2007 елдан федераль судья булып эшли. Хәзер исә ул хезмәтен республика Югары судында дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: