Зәй офыклары

Алганчы, түлисеңне уйла

Россиядә беренче кредитлар Советлар Союзы чорында бирелә башлаган. Ул вакытта кредитлар бирү белән «Сбербанк» шөгыльләнгән. Аны алу шактый катлаулы һәм озак процедура булу сәбәпле, кредитларны кешеләр бик кирәк булганда гына алганнар. Ә бүген исә банктан кредит алу 20 минут эчендә һәм паспорт нигезендә генә дә башкарылырга мөмкин. Билгеле инде, бу...

Россиядә беренче кредитлар Советлар Союзы чорында бирелә башлаган. Ул вакытта кредитлар бирү белән «Сбербанк» шөгыльләнгән. Аны алу шактый катлаулы һәм озак процедура булу сәбәпле, кредитларны кешеләр бик кирәк булганда гына алганнар. Ә бүген исә банктан кредит алу 20 минут эчендә һәм паспорт нигезендә генә дә башкарылырга мөмкин. Билгеле инде, бу үз чиратында кредитлар алучылар саны артуга китерә. Шунысы да бар, кредитларын кайтармаучылар саны да арта бара.

Җиңел генә кредит алу, кызганыч, кайберәүләрдә аны түләү турында үз мөмкинлекләрен барлауны оныттыра. Мәсәлән, район буенча 2013 елда җәмәгать судьялары тарафыннан кредит бирүче оешмалар исклары буенча бурычларны кайтару турында 522 гражданлык эше каралды. Әлеге категория буенча бурычлар 4532823 сум тәшкил итте. Ә 2014 елда мондый эшләр саны артып, ул 1526га җитте, бурычларның гомуми күләме - 35069739 сум. Әле бу саннарга кредит оешмаларына бурычлары 50 мең сумнан артканнар керми. Андый гражданлык эшләре РФ Гражданлык процессуаль кодексы нигезендә шәһәр һәм район судларына карый.

Билгеле булганча, кредит килешүе нигезендә бурычның төп өлешен кайтару срогы һәм кредиттан файдаланган өчен процент түләве билгеләнә. Моннан тыш, РФ Гражданлык кодексының 811нче маддәсе буенча, әгәр займ килешүендә акчаны өлешләп кайтару каралган булып, анда өлешләп кайтару срогы куелган вакыт кредит алучы тарафыннан бозылса, кредит бирүче оешма калган сумманы процентлары белән бергә тиз арада кайтару таләбе куярга хокуклы.

Еш кына кредит килешүе шарты булып башка төрле түләүләрне башкару да тора. Бу банк исәп-хисап счеты ачу, иминият фондына түләүләр башкару, милекне залогка кую кебек эшләр белән бәйле булырга мөмкин. Әгәр килешү буенча каралган әлеге түләүләр үз вакытында башкарылмаса, банк штраф, пени түләүне таләп итәргә мөмкин.

Шуңа күрә кулланучы кредиты алу өчен башта банк хезмәткәреннән барлык мәгълүматны белешү кирәк. Ә кредит килешүенә кул куйганда инде сез банктан акчаны алучы, кредит бирүче оешма куйган бар таләпләрне үтәргә әзер кеше буларак алучы исәпләнәсез. Банк кредит килешүендә займга алынучы сумманы, кредит процентын һәм килешүдәге таләпләр үтәлмәгәндә, күпме өстәмә сумма түләнергә тиеш икәнен күрсәтә. Куелган шартларның закон таләпләренә нигезләнгән булуы шарт. Барлык мәгълүмат та кулланучыга ике арадагы килешү кабул ителгәнче бирелергә тиеш. Бу кулланучыга үз кеременең күпме өлеше кредит белән бәйле түләүләргә китәчәген анык күзаллау өчен мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: