Зәй офыклары

Армия турында уйланып...

Күпләрне калтыраткан, куркыткан, "авыру" ясаган армия... Аның хакында күпме генә мәзәкләр сөйләнмәде, җырлар җырланмады. Хәзер күпме яшьләр анда бармас өчен ни генә кыланмыйлар. Төрле яман чирләр, сәбәпләр табалар, матди як белән дә котылып калырга телиләр. Армиягә бару кирәкме соң? Әлбәттә, уллары булмаган гаиләләргә бу сорауга җавап бик гадәти. "Әлбәттә, кирәк!"...

Күпләрне калтыраткан, куркыткан, "авыру" ясаган армия... Аның хакында күпме генә мәзәкләр сөйләнмәде, җырлар җырланмады. Хәзер күпме яшьләр анда бармас өчен ни генә кыланмыйлар. Төрле яман чирләр, сәбәпләр табалар, матди як белән дә котылып калырга телиләр. Армиягә бару кирәкме соң? Әлбәттә, уллары булмаган гаиләләргә бу сорауга җавап бик гадәти. "Әлбәттә, кирәк!" Ә менә уллы гаиләләргә нишләргә соң?! Гадәттә, баласын армиягә җибәрүдән әти-әниләр үзләре курка. Икетуган абыем армиядә булып кайтканга бу хәлне мин бик яхшы аңлыйм. Аны өзелеп сагынудан янганда, әти-әнисе ничек түзә дип уйлап куясың? Беренче чиратта чит җиргә озату йөрәккә тирән эзләр сала. Кайсы җиргә эләгер, нинди иптәшләр туры килер, дип борчыласың. Ләкин тора-бара бу чүп кенә булып кала. "Хезмәт урынына җайлашкач, бер гаилә әгъзаларыдай булып беттек," - ди абыем.

Егетләрнең армиядән качып йөрү сәбәпләрен физик һәм рухи әзерлексезтән күрергә була. Балаларны кече яшьтән армиягә тискәре мөнәсәбәт белән үстерергә кирәкми. Элек-электән хезмәт итү барышында "бабайлык" төшенчәсе яшәп килгән. Ә хәзер армиядәге "бабайлык"тан зарланучылар сирәгәйде. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның һәм хәрби хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә кагылышлы зарлар күбрәк.

Заманында армия сафларында хезмәт итмәгән егетләргә кызлар да карамаган. Бүген исә хәрби бурычны үтәмәү модада. Минем фикеремчә, егетләр үз гомерендә хәрби бурычларын үтәргә тиешләр. Яшь-җилкенчәк малайлар аннан чын егетләр булып кайталар. Кешенең фикерләү дәрәҗәсе, характеры да яхшы якка үзгәрә. Егетләргә шул гына кирәк тә бит. Уйлап карагыз: меңәрләгән акчалар түгеп, төрле авырулар уйлап тапканчы, барып кайту күпкә отышлырактыр. Туган ил алдында хәрби бурычыңны үтәп, тыныч күңел белән яшәүгә ни җитә?!

Адилә ГЫЙЛАЕВА

КФУ студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: