Зәй офыклары

Армиягә белемле яшьләр кирәк

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлана. Республика хәрби комиссариаты хәзер Россия Оборона министрлыгы заказы белән хәрби офицерлар әзерләүгә төп игътибарны юнәлтә. Быел гына да районнан хәрби югары уку йортларына 30 яшь кешене җибәрү планы куела. Районның баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов әйтүенчә, бу юлы без 80нән артык егетне әзерлибез....

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлана. Республика хәрби комиссариаты хәзер Россия Оборона министрлыгы заказы белән хәрби офицерлар әзерләүгә төп игътибарны юнәлтә. Быел гына да районнан хәрби югары уку йортларына 30 яшь кешене җибәрү планы куела.

Районның баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов әйтүенчә, бу юлы без 80нән артык егетне әзерлибез.

- Армиядә заманча технологияләр кергән саен, белемле хәрбиләргә сорау арта. Отставкага китүче офицерларны алыштырырдай белгечләр дә күпләп кирәк. Агымдагы елда республика хәрби комиссариаты безгә районнан 30 яшь кешене югары хәрби уку йортларына җибәрү планын куйды. Дөрес, мондый план элек тә бар иде. Әмма хәзер армияне сыйфатлы итү өчен офицерларны хәрби частьларга сайлап алу мөмкинлеге булу да күздә тотыла, - ди Айрат Әгъләмҗанов.

Хәрби югары уку йортларына 17-23 яшьлек егет-кызлар алына. Укырга теләге булган кеше комиссариатка килеп, үзенең кайсы юнәлештә белем алырга теләве турында белдерә. Биредә аңа медицина күзәтүе үткәрелә. Сәламәтлеге ягыннан яраклы дип табылган кеше БДИ нәтиҗәләре буенча һәм уку йортына кергәндә физик нормативлар күрсәткече, психологик тикшерүләр нәтиҗәсе буенча укырга алына. Бер елдан соң студент белән хәрби хезмәтне контракт нигезендә үтү турында килешү төзелә. Шул рәвешле, студент уку йортын тәмамлагач, махсус билгеләнеш буенча офицер сыйфатында хәрби хезмәт үтәргә тиеш була. Уку, яшәү, ашау чыгымнарын дәүләт күтәрә. XI сыйныфны тәмамлап укырга керүчеләргә беренче елда стипендия - 2, ә соңрак 15 мең сумга кадәр түләнә. Шулай ук контракт нигезендә хезмәт итү дә түләүле була. Хезмәт хакы - 50-60 мең сум. Егетләргә 30дан артык югары хәрби уку йортына керү мөмкинлеге бирелә. Кызлар исә Санкт-Петербург шәһәренең хәрби медицина академиясе физик культура факультетында, хәрби элемтә академиясендә белем алырга хокуклы. Уку срогы - 5 ел. Узган ел безнең районнан ике егет югары уку йортына керде. Моннан тыш, инде хәрби хезмәт үтеп кайткан, яше 24тән артмаганнарга, хәрби тормышны дәвам итәргә теләсәләр, югары уку йортлары каршында эшләүче урта хәрби белем бирү учреждениеләрендә белем алу мөмкинлеге тудырыла. Дәүләт хисабына уку өстенә, алар беренче курстан ук 15 мең сум стипендия алачак. Ашау-яшәү дә - бушлай.

Теләгән кеше 3, 5 яки аннан да күбрәк елга килешү төзи. Нинди хәрби часть булуына карап, хезмәт хакы 60 мең сумга кадәр билгеләнә. Элегрәк килешү буенча хезмәткә алынучылар бик аз иде. Хәзер хәрбиләр тормышының стабиль булуын аңлаучылар контракт нигезендә хезмәт итүдән курыкмый.

Агымдагы ел башыннан гына да безнең районнан 8 егет Тольятти, Самара, Екатеринбург, Казан, Түбән Кама шәһәрләрендә, Удмуртия, Башкортстан республикаларында хезмәт итәргә алынды. Тагын 7 егет әзерлек үтә. Алар - барысы да диярлек, өстәмә белем алган егетләр. Контракт срогын тутыручы килешүне кабат яңарта икән, ул автомат рәвештә дәүләт хисабыннан фатир алырга хокуклы була.

Кыскасы, армияне сыйфатлы итү өчен барлык уңай шартлар да тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: