Зәй офыклары

ҖАВАПКА КЕМНӘР ТАРТЫЛДЫ?

Гыйнвар аенда кар-буранлы, салкын көннәр күп булды. Шуның нәтиҗәсе буларак, күп кенә урыннарда кар өемнәре барлыкка килде, биләмәләрдән кар чыгаруга кайбер җитәкчеләр бармак аша карады. Башкарма комитет административ комиссиясе урам һәм юллар, шәһәр һәм ишегаллары торышын даими игътибарда тота. Әлеге уңайдан алып барылган эшчәнлек турында комиссиянең җаваплы сәркатибе Тәлгать Кашапов...

Гыйнвар аенда кар-буранлы, салкын көннәр күп булды. Шуның нәтиҗәсе буларак, күп кенә урыннарда кар өемнәре барлыкка килде, биләмәләрдән кар чыгаруга кайбер җитәкчеләр бармак аша карады. Башкарма комитет административ комиссиясе урам һәм юллар, шәһәр һәм ишегаллары торышын даими игътибарда тота. Әлеге уңайдан алып барылган эшчәнлек турында комиссиянең җаваплы сәркатибе Тәлгать Кашапов сөйли.

- Гыйнвар аенда административ комиссия тарафыннан шәһәр округлары, җирлек биләмәләрендә 98 тәртип бозу очрагы ачыкланды. Алар буенча беркетмәләр төзелеп, тәртип бозу очраклары утырышларда каралды. Гомумән алганда, беркетмәләр буенча барлыгы 211 мең сум штраф салынды.

Күп кенә оешма-предприятиеләр биләмәләрен кардан чистарту һәм аннан үз вакытында кар чыгару буенча килешүләр төзеде. Тик кайбер предприятие һәм учреждениеләр биләмәләрдәге карны муниципаль берәмлек җирләренә күчерүне хуп күрә, болар шәһәр йөзен бозып тора. Шул рәвешле, Тавлин, Промышленная урамнары, Җиңү проспектының 18 һәм 19нчы йортлары, шулай ук торак милекчеләре ширкәтләре ишегалларында кар өемнәре "үсеп" чыкты.

Түбәләрдән вакытында кар төшермәгән (30 сантиметрдан артканда) оешма-предприятие җитәкчеләренә штраф салынды. Оешма биләмәсеннән шәһәр урамнарына кар чыгаручылар да кисәтелде. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Түбән Кама идарәсе тарафыннан биләмәләрендә рөхсәт ителмәгән кар өемнәре булдырган оешма-предприятие җитәкчеләре административ җаваплылыкка тартылды. Алар - үзәк базар, "Апрель" кибете, "Сәфәр" һәм "Татнефть" ягулык салу, "Стройдвор" машина юу станцияләре, шәхси эшмәкәрләр Галиуллин һәм Миргазов.

Февраль аена кердек. Әлеге айда да район-шәһәр төзеклеге, урам һәм юллар торышы, шәһәр эченнән һәм ишегалларыннан кар чыгару, рөхсәт ителмәгән урыннарда барлыкка килгән кар өемнәрен игътибарда тотачакбыз. Тәртип, чисталык үзебез өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: