Зәйдә торак пунктларның төзеклеген тәэмин итү, социаль-мәдәни объектларның, спорт, балалар мәйданчыкларының техник торышын саклау максатында хакимият "Районның иң төзек торак пункты" конкурсы игълан итте. Конкурска йомгак ясаганда комиссия авылдагы яшеллек, чәчәкләргә, урам-юллар челтәренә, уен мәйданчыкларының төзеклегенә, чүплекләргә игътибар итәчәк. Таләпләргә җавап биргән, һәр җирдә чисталык-тәртип булган авыл җирлеге ачыкланып, урыннар...
Зәйдә торак пунктларның төзеклеген тәэмин итү, социаль-мәдәни объектларның, спорт, балалар мәйданчыкларының техник торышын саклау максатында хакимият "Районның иң төзек торак пункты" конкурсы игълан итте. Конкурска йомгак ясаганда комиссия авылдагы яшеллек, чәчәкләргә, урам-юллар челтәренә, уен мәйданчыкларының төзеклегенә, чүплекләргә игътибар итәчәк. Таләпләргә җавап биргән, һәр җирдә чисталык-тәртип булган авыл җирлеге ачыкланып, урыннар билгеләнәчәк. I урын өчен - 150000, II - 100000, III урынга 50000 сум акчалата бүләк һәм дипломнар карала. Премияләр авыл җирлеген тагын да матурлау, төзекләндерүгә тәгаенләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа