Зәй офыклары

Авыл яшьләренә – игътибар!

Замана яшьләре һәрвакыт эзләнүдә. Бигрәк тә авылда яшәүче яшьләр ни хәлдә? Алар нәрсә белән шөгыльләнә? Нинди яшәү рәвеше алып бара? Әлеге тема яшьләр эшләре идарәсендә «түгәрәк өстәл» артында үткән сөйләшүдә күтәрелде. Биредә авыл җирлекләре башлыклары, спорт, мәгариф, мәдәният идарәләре җитәкчеләре 2011-2014 елларга кабул ителгән «Зәй муниципаль районының авыл яшьләре» программасы...

Замана яшьләре һәрвакыт эзләнүдә. Бигрәк тә авылда яшәүче яшьләр ни хәлдә? Алар нәрсә белән шөгыльләнә? Нинди яшәү рәвеше алып бара? Әлеге тема яшьләр эшләре идарәсендә «түгәрәк өстәл» артында үткән сөйләшүдә күтәрелде. Биредә авыл җирлекләре башлыклары, спорт, мәгариф, мәдәният идарәләре җитәкчеләре 2011-2014 елларга кабул ителгән «Зәй муниципаль районының авыл яшьләре» программасы үтәлешен карады. «Түгәрәк өстәл»дә район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова катнашты.

2011 елда "Авыл яшьләре" программасының үтәлеше хакында яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Елена Павлова чыгыш ясады. Авыл яшьләренең тормыш-көнкүреше, алып барган яшәү рәвешен тулаем алганда канәгатьләнерлек, дип белдерде ул. Яшьләр актив тормыш рәвеше алып бара: агрофирмаларда механизатор, сыер савучы булып эшли. Эштән бушаган арада спорт белән шөгыльләнә, мәдәният йортларында үткәрелүче төрле чараларда катнаша.

Район халкының дүрттән берен 35 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә. Бүген авылда яшәү һәм эшкә урнашу өчен күңелсез генә шактый факторлар бар. Болар - торак мәсьәләсе дә, көнкүреш төзексезлеге дә, хезмәт хакының вакытында бирелмәве һәм башка керемнәрнең түбән булуы да. Шунлыктан яшьләрнең авыллардан шәһәрләргә күпләп китүләре күзәтелә. Шулай да авылда эшсез яшьләр саны кимегән, ягъни алар авылда яшәп, шәһәргә эшкә йөри.

"Авыл яшьләре" программасы буенча эш безнең районда беренчеләрдән булып башланган. Яшьләр эшләре идарәсе 2011-2014 елларга яшьләр белән эшләү өчен план булдырган. Эш шул план нигезендә алып барыла.

Программаның тормышка ашырылуы хакында мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина сөйләде.

- Мәдәни чараларда яшьләр актив катнаша. 2011 елның март аенда "Яшь гаилә" конкурсы үткәрелде. Авылларда яшәүче яшьләр бәйгедә бик теләп катнашты. Бигрәк тә Бигеш, Сармашбаш, Мәлем, Чыбыклының яшь гаиләләре уңышлы чыгыш ясады. Яңа ел бәйрәме, Ватанны саклаучылар һәм Гашыйклар көннәре уңаеннан яшьләр өчен төрле мәдәни чаралар, дискотекалар оештырылды. Яшьләрне үзара таныштыру максатыннан "Күрше күршесен белсен" исемле концертлар куелды. Авылларда яшәүче яшьләр бер-берсенә концерт, дискотекалар тәкъдим итте. "Театр яктылыкка илтә" исемле театрлар бәйгесендә дә яшьләр читтә калмады, сәхнә геройларына әверелде. Гомумән, барлык үткәрелгән чараларга яшьләрне тартырга тырышабыз, - диде ул.

Физик тәрбия һәм спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин спортның авыл яшьләре арасында популяр булуын ассызыклады. Район күләмендә үткәрелүче волейбол, футбол ярышларында яшьләр бик актив. Республика, Россия күләмендә уздырылучы башкорт-татар милли көрәше буенча авыл яшьләренең уңышлары санап бетергесез. Бу җәһәттән Сармашбаш, Шепкә, Аксар, Чыбыклы көрәшчеләре мактауга лаек. Спорт ярышларын кустларда (берләшмә) үткәрергә кирәк. Бу бер авыл белән икенче авыл яшьләрен берләштерә. "Авыл яшьләре" программасы буенча аерым план төзеләчәк, диде ул.

Ал. Бистәсе авыл җирлегенең яшьләр белән эшләүче бүлеге җитәкчесе Елена Илларионова авылдагы яшьләрнең ялы һәм хезмәте турында сөйләде.

Роберт Халитов, түгәрәк өстәл"гә нәтиҗә ясап, авыл җирлекләре башлыкларына кайбер күрсәтмәләр бирде.

- Программа бар, район яшьләре белән эшләү өчен план төзелгән. Бары бу эшне тагын да җанландырырга, аерым контрольдә тотарга кирәк. Бу эшкә ДОСААФ һәм хәрби комиссариатны да тартырга кирәк, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: