Зәй офыклары

Авыл Заһитлары белән матур

Суык Чишмә табигатьнең иң гүзәл җиренә - таулары, урманы, инешләре булган иңкүлеккә урнашкан. Исеме җисеменә тиң авыл. Өстәвенә, ул игелекле якташлары белән данлыклы, араларында иң абруйлысы, игелекле эш-гамәлләр башында торучысы - "Елховлес" ҖЧШ директоры, Татарстанның атказанган урманчысы, Әлмәт район Советы депутаты Заһит Абдуллин. Ул - авылны яшәтү, үстерү нияте белән...

Суык Чишмә табигатьнең иң гүзәл җиренә - таулары, урманы, инешләре булган

иңкүлеккә урнашкан. Исеме җисеменә тиң авыл. Өстәвенә, ул игелекле якташлары белән данлыклы, араларында иң

абруйлысы, игелекле эш-гамәлләр башында торучысы - "Елховлес" ҖЧШ директоры, Татарстанның атказанган урманчысы, Әлмәт район Советы депутаты Заһит Абдуллин. Ул - авылны яшәтү, үстерү нияте белән янып йөрүче, милли җанлы кеше. Заһит әфәнде ел саен Сабантуй оештырып, авылдашлары белән аралаша, күңелле итеп ял итә, рамазан аенда ифтарлар уздыра, быел авыл мәчетен төзекләндерүгә алынган.

Сабыйлар туса, яшь гаиләләр башка чыкса, яшәргә күчеп килүчеләр булса, авыл үсә, халкы арта дип ихластан сөенәм, авылдашларым искиткеч минем, мин алардан, Суык Чишмәдән илһам, эшкә дәрт алам, - ди ул

Заһид Абдуллин авыл халкына ихтирамлы, алар фикере белән исәпләшә, оешмасында Суык Чишмә яшьләренең күпләп эшләве шул хакта сөйли. Якташыбыз Суык Чишмәнең 90 еллык юбилеен, авыл эшмәкәрләре белән бергәләп, Хәли чүнниге аланында, авыл бәйрәме итеп, зурлап билгеләп узды. Бәйрәм милли уеннар, ярышлар, җыр-бию, күңел ачулар белән аралашып барды. Анда район авылларыннан гына түгел, читтән дә шактый кунаклар килде, ул кичкә кадәр дәвам итте.

Авыл бәйрәмен Чыбыклы имамы Галәлетдин Ситдыйков Коръән аятьләре укудан башлады, бу да үзенә күрә тирән мәгънәгә ия. Заһид Абдуллин авылдашларын Суык Чишмәнең юбилее белән котлап, хәер-фатихасын бирде, аның сүзләренә якташы Заһид Кәлимуллин да кушылды. Иң беренче итеп, авылның яшьтәше, сугыш ветераны Миңнулла Солтановны хөрмәтләү дә - яхшы фал. Чыбыклыда гомер иткән ага рухы, күңеле белән туган авылы өчен җан атып, аның сулышын тоеп яши. 1943 елда сугышка Суык Чишмәдән бер көнне ике Миңнулла чыгып китеп, исән-имин әйләнеп кайталар.

-Мин белгәндә авылда җитмешләп хуҗалык бар иде, Суык Чишмәдә "Элемтә" күмәк хуҗалыгы оешуын да хәтерлим әле, сугыштан соң Чыбыклыга клуб мөдире итеп эшкә чакырдылар, күрше авылда төпләнеп калып, төрле җаваплы урыннарда хезмәт куйдым, җәмәгатем Фәриха белән биш бала үстердек, мине искә алып чакыручыларга күңел сөенә, - ди ил агасы.

Бу көнне авылның хөрмәткә лаек кешеләре, укытучылар да игътибардан читтә калмады. Шул рәвешле, бәйрәмдә авылга, аның халкына мәдхия укылды. Бәйрәмне оештыру, уздыруның һәр мизгеле уйланылган: чын хуҗа һәм оста оештыручы барлыгы сизелеп торды. Алып баручы, күпкырлы талант иясе Илфир Габидуллин уен-ярышларны, Әлмәт, Азнакай, Зәй һәм авыл үзешчәннәрен оста итеп тамашачыга тәкъдим итте. Уеннарны, бүләкләүне күпчелек яшьләр алып барды, кыскасы, мәйданда яшьлек тантана итте.

Әйткәнебезчә, Суык Чишмә авылы, аның ихаталары матур. Иң яхшы ихатаны билгеләү буенча бәйге дә оештырылган иде. Бәйрәмдә аңа нәтиҗә ясалды. Иң яхшы, төзек ихата дип Заһид Абдуллинныкы табылды. Рәзиф Йосыпов, Нәсыйх Тимеркәев, Расих Җиһаншин ихаталары да игътибарны җәлеп итәрлек. Авыл бәйрәмендә аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Заһид Абдуллин үзендә эшләүче яшь гаиләләрне мәйдан уртасына чыгарып хөрмәтләде. Мин аларның һәр уңышына сөенәм, диде ул, аркаларыннан кагып. Бу да - авылны саклап калуга матур бер мисал. "Зәй офыклары" газетасында машина йөртүче булып эшләгән Рушан Тимеркәев «Елховлес»та үз урынын тапкан дип, аның өчен сөенеп утырдык.

Бу көннәрдә 60 яшен тутырган Әнәс Мөхәммәтов та хөрмәтләнде.

Аннан мәйданда бил алыш тантана итте. Ул, гадәттәгечә, кечкенәләрдән башланды. Зурлар арасында бил алышка Суык Чишмәгә мөнәсәбәте булганнар гына кертелде. Әлеге авылда үсеп, бүген Сәвәләйдә яшәүче Минзилә уллары Иван белән Денис матур көрәш алымнары күрсәтте һәм Иван абсалют батыр калып, Әсгать ага Мөсәгыйтов симерткән тәкәне иң өстенә салып мәйдан әйләнде. Мәйдан уртасында бер-бер артлы милли уеннар, ярышлар оештырылды. Бала-чага әйбер кисү өчен озын чиратка тезелде. Аннан олысы-кечесе капчык киеп, йомырка салынган кашыкны авызына кабып йөгерде. Милли киемнәрдән хатын-кызлар көянтә-чиләк белән су ташыды, 25 килограммлы шикәр комы салынган капчыкны аркасына асып, мәйдан тирәли йөгерде. Соңгысында "йөкче" башына бүрек, өстенә бушлат, аягына итек кияргә тиеш иде. Максат - финишка тиз генә җилдерү. Әлеге ярышта катнашучылардан көлеп эчләр катты. Уенда Зилә Фәрхетдиновага тиңнәр булмады. Энҗе Сибгатуллина белән Алия Илдарханова икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Аннан хатын-кызлар ике командага бүленеп, аякларын бәйләп, мәйдан иңләде. Дөресрәге, мәйдан иңләү ансат булмады, күмәкләшеп егылулардан халык дәррәү көлде. Чүлмәк тә ватты, аркан да тартышты, капчык белән дә сугышты, кул да көрәштерде авыл халкы. Гер күтәрүдә Айнур Тимеркәев сынатмады, гомумән, ул үзенең активлыгы белән аерылып торды.

Ул да булмады, мәйданга ярыштан кайткан атлар килеп керде. Бура-Киртәдән үк килгән чабышкылар бар иде. Ат чабышы бәйрәмнең йөзек кашы булды.

- Хозурланып утырам әле, ат чабышларын карагач, яшьлегемә кайткандай булдым, иң беренче килүчегә дип сөлге чигә идек, мин шушында тудым, шушында үстем, читкә чыкмый гына биредә гомер көзеннән атлыйм, иншалла, биш бала үстердем, - ди Таһирә апа Илдарханова.

Мәймүнә Мөсәгыйтова 82нче яше белән бара. Ул да ил-көнгә алты бала үстергән. Улларының ана хакын хаклауларына, авылга битараф булмауларына куана әни кеше, зур эшләр башлаганчы, авылга кайтып илһам алып китәләр, ди.

Бирегә килен булып төшкән Тәнзилә Хәлиева авылның үткәнен, аның халкын суыкчишмәлеләрдән ныграк белә. Аны аяклы энциклопедия дип юкка гына әйтмиләрдер.

- Мин 1991 елдан Суык Чишмәдә яшим, биредә клубта да эшләдем, ике дистә ел балаларга белем һәм тәрбия дә бирдем, авыл халкы мине үз итте, балаларым биредә үсте, әйтерсең, мин бу авылда туганмын, аның сулышын тоеп яшим, җәмәгать эшләрендә теләп катнашам. Авыл җыены - көтелгән бәйрәм, аны оештырган Заһидка, эшмәкәрләргә рәхмәт, эшләре гөрләп барсын, исән булсыннар, киләсе елга да шулай очрашырга язсын, - ди Тәнзилә апа.

Һәркем шат, күңелләре күтәренке, кем белән генә аралашма, алар бәйрәмнән канәгать. Ул да булмады, мәйданда машина тарту ярышы башланды: кем күбрәк аны тартып бара ала. Әй тырышты ир-егетләрнең асыллары, алар тырмашкан урын пеләшләнеп калды хәтта. Әлеге бәйгедә дә Айнур Тимеркәевка тиңнәр булмады.

Мәйдан уртасында үзешчәннәр башкару осталыгын сынады: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер гармун телләрен сайрата. Гармуннан агылган көйләр күңелләрне айкый, җилкендерә.

Чараның үзгә уены лоторея уйнату булгандыр. Ул иң соңыннан оештырылып, суыткычка Аксар егете лаек булды. Ярыш-бәйгеләрдә катнашучыларга да бүләкләр саллы иде. Аннан китте биюләр: олысы-кечесе мәйдан уртасына кереп, рәхәтләнеп, күңелләре булганчы биеде. Җан бәйрәме буларак узды Суык Чишмә юбилее, һәркем рәхәтләнеп, ихластан күңеле булганчы бәйрәм итте. Кичен авыл өстендә аллы-гөлле утлар балкыды..

Милләтебезнең телен, гореф-гадәтләрен саклаучы татар авылларының киләчәге Заһидлар кебек милли җанлы якташлар, эшмәкәрләр кулында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: