Җәмгыять һәм кеше

Авылдашлар ветеранны онытмый

Зәй районы Югары Баграж мәктәбе коллективы Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган "Батырлык дәресе"нә, кунак итеп, тыл ветераны Зинаида Урамованы чакырды. Зинаида апа тумышы белән әлеге авылдан, бүгенге көндә Зәйдә яши, ГРЭСта эшләп лаеклы ялга чыккан. Өстәвенә, ул сугышта биш бертуган абыйсын югалткан. Очрашуда ветеран сугыш чоры, сугышта һәлак булган абыйлары...

Зәй районы Югары Баграж мәктәбе коллективы Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган "Батырлык дәресе"нә, кунак итеп, тыл ветераны Зинаида Урамованы чакырды. Зинаида апа тумышы белән әлеге авылдан, бүгенге көндә Зәйдә яши, ГРЭСта эшләп лаеклы ялга чыккан. Өстәвенә, ул сугышта биш бертуган абыйсын югалткан. Очрашуда ветеран сугыш чоры, сугышта һәлак булган абыйлары турында сөйләп, хәтер-хатирәләрен яңартты, укучылар сорауларына җавап бирде. Ветеран Симашев музеенда булды, мәктәп белән якыннан танышты. Җылы очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Коллектив очрашу истәлеге итеп ветеранга мамык шәл, азык-төлек төргәге бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Авылдашлар ветеранны онытмый
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше