Зәй офыклары

Авыллар көтә безне

Туган нигез чыкмый икән истән, Яшәгән җир матур булса да. Илһам ала кеше туган җирдән, Сагындыра газиз бусага. Татарстанның көньяк-көнчыгышына урнашкан ул. Әлмәт - Чаллы юлы белән барганда сул якта Чыбыклы авылына керү юлын күрсәткән язу тора. Әнә шул күрсәтелгән юлдан кереп бераз баргач, Чыбыклы авылы сул якта кала, ә...

Туган нигез чыкмый икән истән,

Яшәгән җир матур булса да.

Илһам ала кеше туган җирдән,

Сагындыра газиз бусага.

Татарстанның көньяк-көнчыгышына урнашкан ул. Әлмәт - Чаллы юлы белән барганда сул якта Чыбыклы авылына керү юлын күрсәткән язу тора. Әнә шул күрсәтелгән юлдан кереп бераз баргач, Чыбыклы авылы сул якта кала, ә син үргә менә торган юл белән алга китәсең. Бераз баргач "Чыбыклы авыл җирлеге Суык Чишмә авылы" дип язылган такта күренер. Асфальт юлдан сулга борылып, авылга юл тотасың. Әнә ул Суык Чишмә авылы! Ямьле яшеллеккә, агачларга күмелеп утыра. Еракта ук, күңелгә җылы салып, авылның мәчет манарасы күренеп тора. Читкә киткән балаларына маяк булырлык итеп, тау өстенә салынган ул мәчет.

Авылга асфальт юл керә. Керү юлында сул якта мәдәният йорты каршылый.

Суык Чишмә табигать-нең иң гүзәл урынына урнашкан. Авыл эчендә ике буа бар. Беренчесе авылга керү юлында ук. Әлеге буа заманында тирән сулы елга булган. Атлар күмелерлек иде аның суы, ди картлар. Елгада малайлар эштән соң бахбайларны рәхәтләндереп коендыра торган булганнар. Хәзер инде елганың суы кимегән. Аны буып куйганнар. Бүген ул, ярларын тутырып, авылга керү юлында җәйрәп ята.

Авылның тирә-ягы чишмәләрдән генә тора. Авылның исеме дә, чишмәләр күп булганга, Суык Чишмә дип аталгандыр. Чишмә суы ул тешләреңне сындырырлык салкын шул. Таудан төшкән чишмәләр аерата салкын сулы була. Чыбыклыдан күченеп килүчеләр, юлдан сусап килеп, булачак авыллары урынындагы чишмәләрнең берсеннән иелеп су эчкәннәрдер.

- Ай-һай, бу чишмәнең суы бигрәк суык, - дигәннәрдер. Әнә шул сүзләрдән авылга исем дә табылгандыр.

Шулай итеп, Чыбыклы авылыннан күченеп, яңа урынга урнашкан кешеләр авылның исемен Суык Чишмә дип атыйлар.

Авылга 1925 елда нигез салына. Димәк, быел авылга нигез салынуга 90 ел.

Иң беренче булып Чыбыклыдан җиде-сигез чакрым ераклыктагы урман аланына Сәфәргали Бәширов килеп утыра. Килеп утыруның көне-сәгате билгеле булмаса да, яз башы булгандыр. Авыл кешесе ул "Язның бер көне елны туйдыра", дип яши. Җир йокыдан уяну белән җиргә ашлык чәчү турында уйлый башлый. Чәчү эшләре башланганчы күченү мәшәкатьләрен бетереп куйганнардыр да аннан чәчүлек җирләрен әзерли башлаганнардыр. Сәфәргали Бәширов та яңа җиргә килеп, җирен сөреп-тырмалап, чәчү чәчкәндер, урманын кисеп йорт җиткергәндер. Сәфәргали Бәширов артыннан Чыбыклыдан башка авылдашлары да килә башлый. Берәмләп тә, бишәр-алтышар гаилә бергәләп тә күченәләр. Авыл күчеп килүчеләр исәбенә дә, өйләнешеп туй ясаучы яшь гаиләләр исәбенә дә үсә.

1929-1930 елларда "Элемтә" күмәк хуҗалыгы оеша. Аның беренче рәисе итеп, Суык Чишмәгә нигез салучы Сәфәргали Бәширов билгеләнә. Шул елларда авылда башлангыч мәктәп эшли башлый.

2008-2009 елларда авылда 72 хуҗалык була.Хәзер инде авылда туксаннан артык хуҗалык исәпләнә. Авылда башлангыч мәктәп, мәдәният йорты, ФАП, кибет, мәчет, 6 меңнән артык китап фонды булган китапханә бар.

Авыл тирәсендә чишмәләр күп, алар барысы да төзекләндерелгән. Берсе дә ташландык хәлдә түгел. Чишмәләрне карап-барлап тору бабайлардан калган гадәт ул. Чишмәләр җанлы бит алар. Игътибарны да, битарафлыкны да бик тиз сизәләр. Каралган, чистартылган, төзекләндерелгән чишмәләр килеп җаныңа ял алырлык матур алар. "Бабайлар" чишмәсендә булдык. Иелеп шифалы суын эчтек.

Мәчет 1995 елда төзелеп бетеп, куллануга тапшырыла. Аны төзүгә акча авыл халкыннан да җыела. Ә иң саллы өлешне металл корылмалар - заводы директоры Шамил Сәлахов һәм "Елховлес" ҖЧШ директоры Заһит Абдуллиннар кертә. Бүген мәчеттә ремонт эшләре бара. Рамазан ае беткәч, Гает бәйрәмнәренә тирә-якны нурга-моңга күмеп, янә азан ишетелер.

1996 елда мәдәният йорты төзелеп бетә. Мәдәният йортын төзүгә дә Суык Чишмәдә туып-үскән гаярь егетләр ярдәм итә.

Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп уздык. Суык Чишмәдән дә яу кырына 130 кеше киткән. Шуларның бары тик 58е әйләнеп кайта алган, 72се чит-ят җирләрдә ятып калган. Туган авылларының, туган җирләренең матур киләчәге, туган халкының баш очындагы аяз күк йөзе өчен гомерләрен кызганмаган, яу кырында башларын салган батырлар хөрмәтенә рәхмәтле авылдашлары һәйкәл салганнар. Һәйкәл дә сакта торган солдат кебек, мәчет янында, өстән авылга карап, тау өстендә тора.

Хәзер инде сугыш ветераннарыннан 1926 елда туган, сугыштан соңгы елларда колхоз рәисе, авыл Советы рәисе булып эшләгән Миңнулла Солтанов кына калды.

1938 елда туып, Суык Чишмә авылында дөньяга аваз салган Әрҗүдә Сабирҗан кызы Заһидуллина туган авылыннан чыгып китмәгән. Туган авылында гаилә корып, ире белән биш бала үстереп аякка бастырган.

- Без эшләмәгән басу, без аяк басмаган урман-кырлар калды микән?! - ди ул.

Колхоз эшен дә калдырмаган, биш баласын да аякка бастырган. Бүген балаларының игелеген күреп, оныкларына куанып яши.

- Авылда яшьләр юк, урам тутырып уйнап йөрергә бала-чага юк. Картлар да бетеп килә. Без яшь чакта йорт саен биш-алты, җиде-сигез бала иде бит, - ди Әрҗүдә апа.

Мөнҗия Закирҗан кызы Садриева да шушы авылда бәхетен тапкан. 2010 елда Хаҗга барган. Әлегә Суык Чишмәдә ул - бердәнбер хаҗия.

- Авылыбыз матур, йортлар төзек, юллар яхшы, - ди Мөнҗия апа, горурланып. - Бәйрәмнәр күңелле, матур уза, эчкән, тәртип бозган кеше күренми, шунысы бигрәк сөендерә. Халык тәртипле. Бәйрәмнәрдә сокланып карап утырабыз, никадәрле талантлы балалар үсә.

Мөслимә Закирҗан кызы Садриева Мөнҗия апа белән бертуганнар. Бертуган Садриевларга кияүгә чыкканнар да авылда гомер иткәннәр. Шушында чөгендер эшкәрткәннәр, урак урганнар, печән чапканнар.

- Мин дә Әрҗүдә сүзен куәтлим. Без эшләмәгән басу-кыр калмады. Эштән куркып тормадык, бөтен эшне дә башкардык, - ди Мөслимә апа.

Тукай районы Кәрдәле авылында туып-үскән Нина Николаевна Габидуллина Суык Чишмәгә 1960 елда Минзәлә педагогика училищесын тәмамлап эшкә килә. Шушы ук елны бу авыл егете Нәгыймулла Габидуллинга кияүгә чыга, гаилә кора да язмышын шушы авыл белән бәйли. Кырык ел - 1960 елдан алып 2000 елга кадәр авылда башлангыч сыйныф балаларына белем һәм тәрбия бирә. Нина Николаевнаның шәкертләрен санап кына да бетерерлек түгел. Үзе дә Нәгыймулла ага белән өч бала үстергән. Хәзер инде алты оныклары бар. Балаларының игелеген күреп, оныкларына куанып яшиләр.

Суык Чишмә халкы күренекле авылдашлары белән горурлана. Авыл кечкенә булса да, зур-зур шәхесләр үстергән. Суык Чишмәдә туып үскән егет-кызлар илебезнең төрле почмакларында игелекле эшләр башкарып, хәләл икмәкләрен ашыйлар. Аларны бер мәкаләдә генә санап та бетерерлек түгел. "Елховлес" директоры, Татарстанның атказанган урманчысы Заһит Абдуллин, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншин, Әлмәт дәүләт драма театры артисткасы Римма Сибгатуллина, Киров өлкәсендә урман хуҗалыгы директоры Расих Садриевлары белән авылдашлары лаеклы рәвештә горурлана. Шулай ук төрле җирләрдә җитәкче урыннарда эшләгән, авылның йөзек кашлары, горурлыклары булган егет-кызлар бар. Заһит Кәлимуллин, Фоат Миннебаев, Ракиф Галиуллин, Роберт Ахунов, Мирсәет Әһлиуллин, Рәйхат Сәхиев, Альберт Гаделшин, Илшат Гаделшин, Разиф Галиуллин, Фәнзия Әхмәтҗанова, Нәүфәл Илдарханов, Ришат Илдарханов, Хатиф Җиһаншин, Газинур Габидуллин, Илфир Габидуллин кебек гаярь егетләре белән горурланалар суыкчишмәлеләр.

Төрле сәбәпләр белән туган авылларыннан чыгып китсәләр дә, кендек каннары тамган туган нигезләрен сагынып яши алар. Туган авылларын онытмыйлар. Ярдәм кирәк булса, кайтып җитәләр, бәйрәмнәргә дә күрешеп-сөйләшү, авылдашлар белән аралашу өчен дә кайталар.

Илүсә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: