Зәй офыклары

Авылның киләчәге алардан тора

«Кече авыл» бәйрәменең чираттагысы Унбиядә булды. Бүгенге көндә биредә 10лап йорт бар. Аларда рус милләтеннән булган 18 кеше яши. Авылның кибете, медпункты юк. Аңа су үткәрелмәгән, газ кертелмәгән. Шулай булса да, авыл халкы аптырамый - суын чишмәдән ала, авырып китсә, Чыбыклыга, я Зәйгә "йөгерә". Атнага ике мәртәбә машина белән күчмә...

«Кече авыл» бәйрәменең чираттагысы Унбиядә булды. Бүгенге көндә биредә 10лап йорт бар. Аларда рус милләтеннән булган 18 кеше яши. Авылның кибете, медпункты юк. Аңа су үткәрелмәгән, газ кертелмәгән. Шулай булса да, авыл халкы аптырамый - суын чишмәдән ала, авырып китсә, Чыбыклыга, я Зәйгә "йөгерә". Атнага ике мәртәбә машина белән күчмә кибет булып китә. Авыл кешеләре бакча үстереп, мал үрчетеп көн күрә. Җәй айларында авылга җан кергәндәй була. Кайчандыр әти-әниләре яшәгән нигезгә төрле җирләрдән 2-3 айга уллар, кызлар кунакка кайта. Алар йортларын тәртипкә сала, бакча утырта. Унбия Чыбыклы авыл җирлегенә керә. Ул Унбия, Ратминка, Шумыш елгалары кушылган җиргә урнашкан. Авылның табигате искиткеч матур, җирләре уңдырышлы. Авыл 1920 елларда Уфа губернасы Минзәлә өязе Зәй волостена караган булган. Әле 1993 елларда да авылда 17 хуҗалык булып, анда 43ләп кеше яшәгән. Авылның барлыкка килү тарихын тәгаен генә белүче кешеләр юк диярлек. Ул XVIII гасырның икенче яртысында барлыкка килгән дип фаразлана. Ирекле крестьяннар буш һәм уңдырышлы җирләргә килеп утырган. Бүгенге Зәй авыллары белән чагыштырганда, 1858 елларда кеше саны һәм зурлыгы буенча Унбия авылы Зәйдән кала дүртенче урында була. Архив документларыннан күренгәнчә, мондагы халык ирекле крестьяннар дип аталган. 1875 елда халык үз хисабына агач чиркәү урынына таш чиркәү салдырган. Барлык язу-сызу эшләрен чиркәү башкарган. Чиркәүнең алты чаңы булган, бәйрәмнәрдә чаң тавышы, үзләре әйтүенчә, күрше авылларга, хәтта Зәйгә ишетелеп торган. Авылның өлкән кешеләренең берсе Анатолий Салмин әйтүенчә, чиркәүнең иң зур чаңын 1942 елда, сугыш вакытында, танк ясау өчен дип салдыралар. Алты чаңның берсе бүген Иске Зәй бистәсе чиркәвенә куелган. 1932 елда туган Анатолий дәдәй чиркәүнең эшләгән вакытын хәтерләми. Без үсмер вакытларда ишегендә йозак тора иде инде, мине Кара-Елга авылына алып барып чукындырдылар, ди ул. Авылның төп дини бәйрәме булып Покрау санала. Бу бәйрәм игеннәрне урып-җыю тәмамлангач үткәрелгән. Авыл халкы бер-берсенә кунакка йөрешкән, җыеп алынган уңыш өчен шатланган.

- Безнең авылның бетә баруында өч сәбәп бар, - ди Анатолий Салмин. - Аның беренчесе - 1919 елгы зур янгын. Янгыннан соң, күп кенә авыл кешеләре йортларын кабат авылга салмады. Чөнки авылның күп өлеше - чиркәүгә кадәрге урам бөтенләе белән янып беткән. Икенчесе - 1921 елгы ачлык. Бу елларда авыл халкы күпләп кырылган. Өченчесе - 1930 еллардагы коллективлаштыру сәясәте. Шул елларда авылның 54 хуҗалыгы - Смычкага, алты хуҗалыгы Коммунага күчеп киткән. Бу елларда Унбия авылында да колхоз оешкан булган, югыйсә. Ул "Свобода" дип аталган. Аның беренче рәисе Захаров булган. 1935 елларда башлангыч мәктәп җидееллык итеп үзгәртелгән. Мәктәпнең җитәкчесе Фокина фамилияле кеше булган. 1950 елларда авылларны, колхозларны эреләндерү сәясәте башлангач, Унбиядә колхоз бетерелә, аның җирләре Сәвәләй һәм Чыбыклыга кушыла. Үзенең мөстәкыйльлеген югалткан авыл халкы төрле якка таралыша башлаган, күбесе Зәй шәһәренә күчеп киткән. Бүген нигездә ялгыз карт-карчыклар гомер кичерә биредә. Николай Макаров, Анатолий Салминнар тормыш иптәшләрен бакыйлыкка озатканнар. Бүген алар үзләре генә яши. Балалары да бар, тик гомер иткән нигезләрен, авылларын калдырып китәселәре килми шул. Әнә Анатолий Салминның ике кызы, өч улы бар. Барысы да укыган, югары белемлеләр. Җитәкче урыннарда эшләүчеләре дә, Мәскәүдә яшәүчеләре дә бар. Авылның иң кечкенә сабыена дүрт яшь. Авылның киләчәге булган сабыйлар биредә өчәү - Иван һәм Федя Медведевлар, Денис Тылкин. Иван белән Федя Зәйгә балалар бакчасына йөри.

Димәк, әле авылның киләчәге бар дигән сүз бу. Тагын 20 елдан бу егетләр гаилә корып авылда калса, авыл бетмәячәк. Бәйрәмне "Энергетик" Мәдәният сарае каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре үткәрде, анда социаль яклау һәм яшьләр идарәләре хезмәткәрләре катнашты. Чарада шулай ук район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина катнашып, авыл халкын бәйрәм белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: