Зәй офыклары

Авылыбызның йөзе

Аксар авылы һәрьяклап ошый миңа. Сулар һавасы дисеңме, чиста, гүзәл табигате, эшкә батыр, төскә матур кешеләре... Авыл урамнары буйлап узганда, берсеннән-берсе матур, чын татарча бизәкләп төзелгән йортларга сокланмый мөмкин түгел. Ә әлеге йортлардагы челтәрле кәрнизләрне, тәрәзә йөзлекләрен, гаҗәеп матур бизәкле капкаларны карап туймаслык итеп ясаучы алтын куллы оста - дәү...

Аксар авылы һәрьяклап ошый миңа. Сулар һавасы дисеңме, чиста, гүзәл табигате, эшкә батыр, төскә матур кешеләре...

Авыл урамнары буйлап узганда, берсеннән-берсе матур, чын татарча бизәкләп төзелгән йортларга сокланмый мөмкин түгел. Ә әлеге йортлардагы челтәрле кәрнизләрне, тәрәзә йөзлекләрен, гаҗәеп матур бизәкле капкаларны карап туймаслык итеп ясаучы алтын куллы оста - дәү әтием Әсхәбетдин Гыйлаев булуы горурлануымны тагын да арттыра.

Яшьтән үк балта эшенә һәвәс булып, бүгенге көндә 84 яшен тутыручы дәү әтием әлеге шөгылен һаман үз итә. Аның агач эшеннән бер генә дә арынганы булмады. "Элегрәк заказларны "өеп" кенә торалар иде, ә бүген инде замана кул эшеннән катлаулы техника ясаган материалларга күчә бара. Электән килгән традицияләрне онытып баралар. Шулай да, кайберәүләрнең өендә остаханәсе бар, агачларны шунда сырлый", - ди ул. Халык күбрәк нинди заказлар бирә, дип сорыйм аңардан.

- Ишекләр, тәрәзәләр, аш бүлмәсенә өстәл, урындыкларга сорау күп, - ди Әсхәбетдин бабай.

Ул барлык әйберләрне дә юкә агачыннан ясый. Чөнки бу агач йомшак, яхшы киселә һәм уела. Урманнан агач кисеп кайттым да нәрсәдер эшли башладым дигән сүз түгел икән әле ул. Балта остасы һөнәре - бик нәзберек хезмәт. Юкәне шәп итеп киптерергә кирәк. Шуңа күрә кайберәүләр үзенең агачын әзерләп үк килә икән.

Хәер, дәү әти бу хезмәт белән үзенә акча эшләүне максат итеп куймаган. "Мин аннан ямь табам. Бу үзенә күрә аңлатып булмаслык серле дөнья", - дип сөйли ул миңа үзенең яраткан шөгыле турында.

Гади тактага, фанерга сокланып туймаслык төс кертергә сәләтле ул. Бизәкләр чәчәкләр, үлән яфракларыннан кояш нурларына уралып ясалган тәкыяга охшаган. Матур, чиста йортлар хуҗаларының дөрес тормыш итә белүен, аларның уңганлыгын, осталыгын ачык күрсәтеп тора. Ә йорт эченә керсәң, ул ясаган гөл савытларына, агач баскычларга, ишекләргә, урындыкларга сокланмый мөмкин түгел. Дәү әти авылыбызда гына түгел, күрше-тирә районнарда алтын куллы булуы белән танылган. Матур итеп бизәлгән йорт-капкалар яныннан узып баруы үзе бер рәхәт бит. Авылларыбызның күркәм бизәкләре юкка чыкмасын, буыннан буынга күчеп килә торган искиткеч матурлыкларын, үзенчәлекләрен саклап калсын иде.

А. Гыйлаева,

КФУ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: