Зәй офыклары

АЯНЫЧ НӘТИҖӘЛӘРГӘ КИТЕРМӘСЕН

Күптән түгел Балтачтагы бер балалар учреждениесендә азык белән агулану очрагы булды. Азык әзерләү блогында эшләүчеләрнең санитар-эпидемиологик таләпләргә, ветеринария һәм башка мөһим кагыйдәләргә игътибарсыз булуының аяныч нәтиҗәсе бу. Алга таба мондый хәлләр кабатланмасын өчен фитосанитария һәм ветеринария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе балалар бакчалары, мәктәпләр һәм җәмәгать туклануы системасы хезмәткәрләреннән...

Күптән түгел Балтачтагы бер балалар учреждениесендә азык белән агулану очрагы булды. Азык әзерләү блогында эшләүчеләрнең санитар-эпидемиологик таләпләргә, ветеринария һәм башка мөһим кагыйдәләргә игътибарсыз булуының аяныч нәтиҗәсе бу. Алга таба мондый хәлләр кабатланмасын өчен фитосанитария һәм ветеринария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе балалар бакчалары, мәктәпләр һәм җәмәгать туклануы системасы хезмәткәрләреннән ветеринария өлкәсенә кагылышлы закон таләпләрен, техник регламентларны, санитар-эпидемиологик һ.б. кагыйдәләрне төгәл үтәүне таләп итә.

Әлеге уңайдан терлекләрдән алынучы продукцияне кабул итү, саклау буенча кагыйдәләрне искәртәбез.

Азык чималын, терлекчелек продукциясен бары тик рәсми теркәлгән җитештерүчеләрдән, югары сыйфатлы булуы расланган ветеринария документлары нигезендә генә кабул итәргә кирәк. Җитештерүчеләрдән килүче азык чималы махсус төрелгән яки капларга тутырылган, саклану срогы күрсәтелгән булырга тиеш. Әгәр дә күләмле азык продукциясе беренче төрелгән кабыннан чыгарылып, яңадан ваклап төрелгәндә, аңа әлеге продукция турында тулы мәгълүмат язылган этикетка ябыштырылу шарт. Анда продукциянең исеме, кайчан җитештерелүе, нинди шартларда саклануы, кайчанга кадәр куллану вакыты һ.б. мәгълүмат языла, мондый этикетка булмаганда, продукциягә карата таләп үтәлмәгән дип санала һәм аның сыйфаты шик астына алына.

Ит түшкәсе белән китерелгәндә, аның ветеринария тикшерүе узганлыгы турында укыла торган келәймәсе булуы шарт, әлеге ит кисәкләргә бүленгәндә, һәр кисәктә итнең кайчан китерелгән һәм кем тарафыннан җитештерелгәнлеге күрсәтелергә тиеш.

Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы раслаган планлы тикшерүләр барышында 2016 елда төп игътибар балалар учреждениеләренә, җәмәгать туклануы оешмаларына, азык чималы белән тәэмин итүче җитештерүче оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә биреләчәк.

Россельхознадзор идарәсе белгечләре планлы тикшерүләр барышында гыйнвар аенда кайбер районнарның балалар учреждениеләрендә сәламәтлеккә зыян килү куркынычы булган, ветеринария, санитар-эпидемиология таләпләренә җавап бирмәгән очракларны ачыклады.

Ризык әзерләү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрнең биологик һәм көнкүреш калдыкларын бергә чүплеккә китүче савытларга җыеп баруы ачыкланды, мондыйларга административ беркетмәләр төзелде. Һич кенә дә биологик калдыкларны көнкүреш калдыклары белән бутап, чүп полигоннарына илтеп күмелүгә юл куярга ярамый. Биологик калдыкларның тора-бара әйләнә-тирә мохиткә зыянлы микроблар таратып, аларның кошлар, хайваннар, терлекләр аша кешеләр организмына керү куркынычы зур, хәтта кешеләргә зыянлы булмаса да, алар хайваннар һәм кошлар өчен куркыныч.

Азык чималларына таләпләр турында тулырак мәгълүмат алу өчен район дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: