Зәй офыклары

Айгөл – «Универсиада йөзе»

Якташыбыз Айгөл Әгъзамова - Универсиада волонтеры. Волонтерларга зур миссия йөкләнә. Әлеге мәртәбәле миссия XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм ул узу барышында спортчылар делегациясен тәкъдим итү, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырудан гыйбарәт. «Универсиада йөзе» волонтерлары матур һәм белемле булырга тиеш. Айгөл өч - татар, рус, инглиз телләрен камил белә, татар гимназиясен алтын...

Якташыбыз Айгөл Әгъзамова - Универсиада волонтеры.

Волонтерларга зур миссия йөкләнә. Әлеге мәртәбәле миссия XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм ул узу барышында спортчылар делегациясен тәкъдим итү, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырудан гыйбарәт. «Универсиада йөзе» волонтерлары матур һәм белемле булырга тиеш.

Айгөл өч - татар, рус, инглиз телләрен камил белә, татар гимназиясен алтын медальгә тәмамлады, бик актив. Шәһәркүләм чараларны алып барды. "Зәй гүзәле" район бәйгесе җиңүчесе, 2011 елда "Татарстан гүзәле" республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады. «Универсиада йөзе» булуга этәргеч әлеге бәйгедән соң туды, ди Айгөл. Жюри әгъзалары аны күреп калып, әлеге миссиягә алынуын сораган. Айгөл медицина институтының I курсында яхшы билгеләргә генә укый. Күп сынауларын автомат рәвештә бирергә өлгергән. Узган атнада Универсиадага беренче чирканчык алды ул: синхрон йөзү буенча Россия чемпионатында Татарстан командасын тәкъдим итте.

Халыкара студент уеннарының дәрәҗәсе ярышларны оештыру сыйфатына гына түгел, ә спортчыларга елмаеп, итагатьле хезмәт күрсәтүгә дә бәйле. Илкүләм мөһим чарага үземнән өлеш кертүем белән горурланам, ди Айгөл. Якташыбыз - Зәйнең дә горурлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: